Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
13 апрель
Авырлыкларны җиңеп
Быел кыр эшләрен гаять катлаулы шартларда башлап җибәрергә туры килде. Уҗымнар кардан ачылгач, басуларга НРУ-0,5 агрегаты белән минераль ашлама кертүне башлап җибәргән идек. Көннәрнең кинәт бозылуы сәбәпле, бу эшне туктатып торырга туры килде. Чәчүлекләрне тукландыру отрядын күпьеллык үлән участокларына күчердек. Биредә ашлама СУК-24 чәчкече белән тамыр катламына кертелә. Бу агрегатны алдан ук әзерләдек, аңа ашламаларны болгату җайланмасы куйдык. Шуңа күрә эш башыннан ук әйбәт темп алды.
Х.Вәлиев, М.Горький исемендәге колхозның баш агрономы.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев