Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

21 февраль. Җәмәгатьчелек хөкем итә

Иске Карамалы авыл Советы каршында берничә ел инде иптәшләр суды эшли. Аның председателе Мирзафатыйх Мирхәйдәров. Кергән гаризалар һәм жалобалар вакытында өйрәнелә һәм тикшерелә. Былтыр 7 тапкыр иптәшләр суды үткәрелде. Шушы көннәрдә генә иптәшләр суды тагын бер эш карады: Түреш авылы гражданнары – ирле-хатынлы Фәнир һәм Нәзимә Хәйбрахмановларны хөкем итте. Алар җәмәгать терлекләренә дип әзерләнгән вика печәнен үз хуҗалыкларына алып кайтканнар. Гафу үтенүләрен һәм кабат мондый хурлыклы эшкә бармаска сүз бирүләрен искә алып, Хәйбрахмановларны суд каты кисәтте һәм 25 сум штрафка тартты.

Ф. Гәрәева, Иске Карамалы авыл Советы секретаре.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев