Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
26 декабрь. Барысы да уңган
Механизаторлар отряды бездә яшьләр исәбенә тулылана бара. Яшь коммунист Рөстәм Дәүләтгәрәевне авыл комсомол комитеты члены итеп сайладылар. Бөртеклеләрне теземнәргә салуда, туңга сөрүдә яхшы гына күрсәткечләргә иреште яшь механизатор. Аның ДТ-75 тракторы бүген дә хәрәкәттә. Виктор Виноградовның исеме дә хуҗалыкта яхшы билгеле. Унбер айда ул 1162 эталон-гектарда эш башкарды. Илшат Мәрданов – Каенсаз авылы егете. Җәй һәм көз айларында терлек азыгы әзер-ләүдә актив катнашты. Ул да терлекләрне азык белән тәэмин итүдә көчен кызганмый.
З. Петрова, “Авангард” колхозы.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев