Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә!

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана

28 октябрь. Якты йөз белән

Нәсел таналарының шактый өлеше “Правда” колхозының Әлмәт бригадасында тәрбияләнә. Биредә Флүн Нурлыгаянов җитәкчелегендәге аренда коллективы 2 айлыктан 18 айга кадәрге бозаулар карый. Барлык баш саныннан узган айда – 759, ел башыннан исәпләгәндә, 631 грамм тәүлеклек артым алынды. Шәвәлиевләр алты айлыкка кадәрге бозаулар карауда тәүлеклек үсешне уртача 700әр граммнан киметмиләр. Азык цехында эшләүче комсомолец Әлтәф Сәлахов үзенә төшкән җаваплылыкны тирәнтен аңлый. Уналты кешене берләштергән бу коллектив быел 1100 центнер ит җитештерергә тиеш булып, тугыз айда 866 центнер чиген узды.

М. Шәйхәйдәров, баш зоотехник.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев