Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
Һәр минут исәптә
“Көннең һәр минутын – җитештерүчән хезмәткә!”. Бүген игенчеләребез әнә шундый девиз белән эшлиләр. Бүгенге көнгә 100 гектардагы борчак җыеп суктырылды. Әлеге культураны игү белән нигездә коллектив подряд звенолары шөгыльләнә. Механизаторларның һәммәсе тәҗрибәле, сыналган. М.Ситдыйков, Р.Галиев, Р.Абдуллин, Р.Хафизов смена нормаларын даими рәвештә арттырып үтиләр. Арышны теземнәргә салуда М.Әхмәтов һәм Ф.Исламов аеруча өлгерлек күрсәтәләр.
Л. Фәттахова, “Алга” колхозы бухгалтеры
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев