Бу көнне Мөслимдә
Бу сәхифәдә районыбызда 1970 елда булган вакыйгалар кабатланып бирелә
1970 ел
10 сентябрь
Удар көндә 4 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр М.Вахитов исемендәге колхозда урып- җыю һәм дәүләткә ашлык сату буенча удар өчкөнлек оештырылды. Бу эш икенче бригадада бигрәк тә яхшы дәвам итте. Комбайнчы Равил Гайсин 6 сентябрь көнне СК-4 комбайны белән 428 центнер, Васил Вәгыйзов 425 центнер, Баязит Мәрдәнов 387 центнер бодай суктырып алдылар. Шофер Ка- сыйм Гыйлфанов ике агре- гатка хезмәт күрсәтеп, көнгә 812 центнер бөртек ташыды. Шушы өч көндә дәүләткә 4683 центнер яхшы сыйфатлы ашлык сатылды.
Сәхифәне Фәридә Гайнетдинова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев