Бу көнне
Бу рубрикада 1978 елгы вакыйгалар турында языла.
20 апрель, 1978 ел
Җиңүче – звено җитәкчесе
Калинин исемендәге колхоз басуларына туфрак эшкәртү звенолары эшкә чыкты. Ольгино бригадасындагы Анатолий Симонов җитәкчелегендәге коллектив аеруча җитештерүчән эшли. Звено башлыгы үзе беренче көнне – 40, икенче көнне 45 гектарда тырмалау үткәрде. Колхоз үзәгендәге Хезмәт даны флагы ике көн рәттән А. Симонов хөрмәтенә күтәрелде. Һава шартларының уңайсызлануына карамастан, механизаторлар темпны арттыра баралар. Инде 456 гектарда туңга сөрелгән җирләр, 200 гектарда уҗым, 235 гектарда күпьеллык үлән чәчүлекләре тырмаланды.
М. Әхмәтов.
Фото - Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев