Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

1989 ел, 27 апрель

Үлән тукландырабыз

“Алга” колхозының комсомол-яшьләр агрегатлары басуларга беренчеләрдән чыкты. Симәк бригадасыннан комсомоллар А.Миргазианов һәм Р.Салихов күпьеллык үлән чәчүлекләрен тукландыруны башлап җибәрделәр. Аларның беренчесе “РМГ-4” белән ашлама кертә, икенчесе аны басуга ташып тора. Бердәм хезмәт нәтиҗәсендә егетләр көнлек норманы арттырып үтиләр. Башкарылган эшнең сыйфаты да тел-теш тидерерлек түгел. Чәчүлекләрне тәрбияләү башка бригадаларда да оешканлык белән бара.

Р.Галиев, “Алга” колхозының комсомол оешмасы секретаре.

Уңышка өлеш кертә

Район коры сөт заводы узган елның дүртенче кварталы нәтиҗәләре буенча төрдәш предприятиеләр арасында Россия Федерациясе күләмендә җиңеп, РСФСР дәүләп агропромы һәм агропром комплексы работниклары профсоюзы республика комитетының күчмә Кызыл байрагына лаек булган иде. Коллектив агымдагы елны да уңышлы башлады һәм беренче квартал планын сизелерлек арттырып үтәде. Уртак уңышка һәркем лаеклы өлеш кертә. Шулар арасында аппаратчы Фәйрүзә Кашапова да бар. Аның предприятиегә килеп эшли башлавына инде ун елдан артык вакыт үткән. Хезмәттәшләре белән уртак тел табып, эшен яратып һәм профессиональ дәрәҗәдә башкарганга коллективта да хөрмәт казана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев