Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безнең почтальон

Шатлык өләшүче Римма

Михайловка почта бүлекчәсен Римма Авзалова җитәкли

Римма – Тойгелде авылы кызы. 2018 елдан бирле авыл халкын вакытлы матбугат белән таныштыра, пенсия тарата, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итә ул.

– Хат ташучы – һәр өйдә көтеп алынган кунак, дип, юкка гына әйтмиләр. Римма – бик тыныч, җиңел аралашучан кеше, ул һәрвакыт халык белән элемтәдә. Вакытлы матбугатка язылу чоры җитү белән шул хакта хәбәр итә. Хат ташучы булмагач, халыкка газета-журналларны да Римма үзе тарата, – ди Михайловка авыл җирлеге башлыгы Нәҗимә Ращупкина.

Римма – белгечлеге буенча да элемтә операторы. Тойгелде урта мәктәбен тәмамлагач, Түбән Кама шәһәрендә почта элемтәсе операторы һөнәрен үзләштерә һәм Мөслимгә эшкә кайта ул. Биредә ул “подменный оператор” булып эшләп, авылның почта бүлеге җитәкчеләрен ял иттерә. Читтән торып Казан элемтә техникумын тәмамлый. 

Ташлыяр егете Айрат белән гаилә коргач, Римма Михайловка почта бүлекчәсенә эшкә чыга. Ул вакыттагы почта бүлекчәсе җитәкчесе Альфира Дәүләтова кул астында хезмәт куя. Альфира апа лаеклы ялга чыккач, җитәкче итеп Римманы билгелиләр.

– Хат ташучы элек-электән элемтәче ролен үтәгән. Хәзер дә, почтальон бер көн күзгә чалынмаса, халык инде аны юксына башлый. Без, ишеп кар яуса да, өстән яңгыр явып торса да, әбунәчеләребез янына ашыгабыз. Кечкенәдән әлеге һөнәрне башкарырга теләдем. 217 хуҗалыклы Михайловка һәм 63 өйле Элемтә авылларына хезмәт күрсәтәм, – ди Римма.

Римма тормыш иптәше Айрат белән бер кыз һәм ике малай үстерәләр. Балалары да газета-журналлар белән кечкенәдән кызыксына. Кызлары Адилә Казан технология университетының 1 курсында укый, 7 һәм 10 сыйныфларда белем алучы уллары Алмаз белән Илназ өчен әниләре төрле журналларга языла. Малайларның икесе дә кроссвордлар чишәргә ярата. 

– Хат ташучы булырга кечкенәдән хыялландым. Әнием гомере буе укытучы булып эшләде, туганыбыз Салиха апа Хәйруллина озак еллар район үзәгендәге газета-журналлар сатучы киоскта хезмәт куйды. Газета-журналларның, китапларның исенә кадәр якын иде! Безнең әни хат ташучыны “шатлык өләшүче” дип атый иде. Минем дә менә шундый шатлык өләшүче буласым килде, – ди Римма.

Хат ташучының эше җиңелләрдән түгел. Газета-журналларга язылу планын тутырырга кирәк, пенсия-пособиеләр өләшәсе, барлык төр түләүләрне җыясы, товар сатасы бар. Хат ташучыга математик кына түгел, көчле психолог та булырга кирәк!

– Римма үз эшен яратып башкара. Без аны көтеп алабыз. Дөнья хәлләрен дә беренче булып аннан ишетәбез. Һәрнәрсәдән хәбәрдар, бик ачык йөзле, ярдәмчел кеше ул. Хезмәтенең беренче көненнән үк авыл халкының ихтирамын казанды. Ике авылда да бик яраталар аны, азга гына югалып торса да, юксына башлыйлар. Тәмле телле Риммабызга уңышлар гына телибез. Авыр, ләкин мактаулы хезмәте аңа тәм генә китерсен иде! – ди авыл халкы.

Фото – Р. Авзалованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев