Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безнең почтальон

Дөньялыкка күпер

Люба – тумышы белән Минзәлә районының Калтак авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач, ул Мөслим һөнәр училищесында пешекче белгечлеген ала

– Почтада эшләрмен дип уйламаган идем. Редакциядә эшләүче Әлфинур Ногманова: “Люба, Вәрәшбашка колхозга сыер саварга чакыралар. Эшкә керсәң, өй дә бирәләр икән!” – дигәч, Вәрәшбашка килдем. Өй бирүләре кызыктырды! Башта сыерлар саудым, өч елдан соң почтага эшкә урнаштым. Язмышымдыр, бәхетемне шушы җирлектә таптым. Авылның һәр кешесе туганым кебек якын һәм бик кадерле! Авыл халкы вакытлы матбугатка бик теләп языла һәм танышып бара. “Авыл утлары” газетасын, республика басмаларыннан “Безнең гәҗит”, “Ирек мәйданы”, “Акчарлак”, “Язмыш кочагы” газеталарын алдыралар. Бер язылган кеше ел да языла! Языл дип үгетлисе дә юк, – ди Люба. 

Люба авылда 95 хуҗалыкка хезмәт күрсәтә. Берүзе берничә кешенең эшен алып бара.

– Любаны олысы да, кечесе дә ярата һәм хөрмәт итә. Ул – һәр йортта көтелгән кунак. Вәрәшбаш почта бүлегендә Люба 21 ел хезмәт куя. Еллар аны яшәртә бара төсле: кызлар кебек җитез, өлгер ул. Бүлекчәдә берүзе эшләсә дә, газета-журналларга яздырырга да, пенсияләр, субсидияләр таратырга да, төрле түләүләр алырга, телефонга акча салырга, штраф һәм иминиятләштерү түләүләрен кабул итәргә дә, посылкалар, хатлар җибәрергә дә, сату планын үтәргә дә, шул ук вакытта авылдашларын җылы сүзе, төпле киңәшләре белән юатырга да җитешә ул. Авыл халкы белән аңлашып эшли. Шушы җирлектә гомер иткәч, һәркайсын якыннан белә, – ди Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева. 

Люба җирлектә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый. Спартакиада булсынмы, интеллектуаль уеннармы – һәркайсына өлгерә. Өмәләрдә гаиләсе белән катнаша райондашыбыз.

– Почта бүлекчәсенә бик теләп киләм. Бүлектә вакытлы матбугатка яздыру белән беррәттән башка бик күп хезмәтләр дә күрсәтелә. Тү-ләүләрне дә Люба ярдәме белән башкарабыз, кирәкле продукцияне дә почтадан сатып алабыз. Өлкән яшьтә булсак та, заман белән бергә атлыйбыз. Халыкка уңайлы булсын өчен банк картасы белән түләү системасы да булдырылган. Авылларда почта бүлекчәләре эшләсен өчен вакытлы матбугатка язылырга кирәк! Газета-журналларга мәхәббәтебез кимемәсен! – ди Дания Әхмәтова.

Газета-журналларга яздыру чоры почта бүлекчәләрендә җаваплы һәм четерекле вакыт булуын исәпкә алып, хат ташучы вакытлы матбугат, яңа басмалар белән халыкны даими таныштырып бара.

– Интернет заманында халыкны вакытлы матбугатка яздыру җиңел түгел. Шулай да Вәрәшбаш авылы халкы бик актив, республика матбугатына да, район газетасына да языла һәм укый. Районыбызда яшәүче геройлар, гаиләләр, фермерлар, авыл тормышы турында язмалар аеруча яратып укыла. Мин буяу исе аңкып торган газетаны эш урынында ук укый башлыйм, –  ди Люба.

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев