Безнең егет, безнең авылныкы!
Рус Шуганнан Андрей Власовның батырлыгы һәм туган якка тугрылыгы
Авыл горурлыгы
Геройларның исемнәрен горурланып әйтәләр. Капка төбенә җыелышкан әбиләр дә: «Безнең егет, безнең авылныкы!» – дип сөйли. Рус Шуган авылы егете Андрей Власов та – шундый геройларның берсе. Советлар Союзы герое Петр Днепров исемендәге Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем алган.
– Андрей Власов исеме авылда горур яңгырый. Ул 2022 елның октябрь аенда мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциягә китте. Андрей Яр Чаллыда заводта эшли иде. Алгы сызыкта сабырлык, җыйнаклык, тәртип һәм башкаларга ярдәм итә, терәк була белү таләп ителә. Андрей сынатмый, дип беләбез. Батырлыгы, фидакарьлеге өчен ул дүртенче дәрәҗә Изге Георгий орденына лаек булды. Бу бүләк аның батырлыгын тану гына түгел, ә хәлиткеч мизгелләрдә дөрес карар кабул итә белү нәтиҗәсе дә, дип кабул итәм, – ди Андрейның әнисе Наталья Евгеньевна.
Туган як истәлеге
Андрей кече ватанын истән чыгармый. Чираттагы ялга кайтуында ул авылдашларына бүләк ясаган.
– Рус Шуган төп мәктәбенең Хәтер почмагында бик кадерле яңа экспонат барлыкка килде. Ул – хәзерге заман Россия хәрбиләренең шлемы һәм тепловизор. Кыйммәтле экспонатларны мәктәпкә махсус хәрби операциядә катнашучы, Изге Георгий орденының IV дәрәҗә билгесе кавалеры Андрей Власов бүләк итте. Бүгенге көн вакыйгаларының тере шаһиты буларак, шлем яшь буын өчен аеруча әһәмиятле. Ул Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм туган илгә тугрылыгы турында искә төшереп тора. Яңа экспонат мәктәп укучыларын тарихны аңларга, бүгенге көн геройлары турында белергә һәм аларның батырлыкларына хөрмәт белән карарга өйрәтә, – ди Рус Шуган мәктәбе директоры Фирдәвес Фәрхетдинов.
Андрейның балачагы һәм яшүсмер чоры шәһәрдә үтә. 8 сыйныфны тәмамлагач, 2002 елда Мөслим районының Рус Шуганы авылына әбисе янына күченә. 2004 елда Рус Шуган урта мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлый. Һөнәр үзләштерү максатыннан Андрей Әлмәт политехник техникумына юл тота. Биредә электр-фиклар әзерләүче бүлеккә укырга керә, әмма укуын тәмамлый алмый. Ул ил чикләрен сакларга – ил алдындагы бурычын үтәргә армиягә китә. 1 ел Зеленокумск шәһәрендә эчке гаскәрләрдә хезмәт итә. Вакытлы хезмәттән соң контракт буенча 2 елга Чечен Республикасының Грозный шәһәрендә кала.
– Гаиләдә алар өч бала үстеләр: Евгения, Андрей, Алексей. Андрей – нечкә күңелле, якыннары өчен утка-суга керергә әзер торучы ир-егет. Аңа туганлык җепләрен саклау бик мөһим. Сукранырга ярата торган гадәте бар. Шуңа микән, иптәшләре аңа Ворчун дигән хәрби кушамат биргән. Мобилизацияләнгән чордан алып бүгенгә кадәр ул җиде мәртәбә кыска вакытлы ялга кайтты. Безнең өчен иң мөһиме – улыбызның тавышын ишетү, Андре-ебызның исән-сау икәнлеген белдереп хәбәргә чыгуы. Илебезгә тизрәк тынычлык, иминлек килсен иде! Балаларыбыз өчен ут йотып яшәү бик авыр! – ди Андрейның әтисе Павел Васильевич.
Бүләкләр һәм гаилә
Андрей Власовка быел 40 яшь тулган. Аның 21 яшьлек кызы һәм 14 яшьлек улы бар. Махсус хәрби операциядә минометчы булып хезмәт итүче райондашыбыз өч тапкыр контузия алган. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Андрей IV дәрәҗә Изге Георгий ордены билгесе, «II дәрәҗә Хәрби батырлык өчен», «Сугышчан батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнә.
– Андрей – гаиләбез өчен терәк. Аның кайтуын түземсезләнеп көтәбез. Безгә улыбызның «батыр» исемен йөртүе мөһим түгел, аның янәшәбездә булуы күпкә мөһимрәк! – ди Андрейның әнисе.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев