Балыкчы Фирзәр
Баланлы авылы егете Фирзәр Гайсин махсус хәрби операциядә катнаша. Ватан алдындагы бурычы аны быел гыйнварда контракт төзеп МХОгә китәргә мәҗбүр итә. “Күңелем шулай кушты”, – ди райондашыбыз
– Әлмәт шәһәрендә төзелештә эшләп йөргәндә, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр янына барып кайтырга булдым. Берәү дә мәҗбүр итмәде, йөрәгем кушты. “Нигә шулай эшләдең?” – дип, хезмәттәшләремнән шелтә дә ишеттем. “Үзең теләп шунда баралармыни?! Барма!” – дип әйтүчеләр дә булды. Барлык кешеләр дә качып ята алмый бит инде! Менә күрерсез, җиңеп кайтырбыз! Татар улларын батырлык бизи, – ди Фирзәр.
Фирзәрне авылдашлары шук, шаян егет буларак белә. Мәктәптә укыганда, ул тиктормас, үҗәт булуы белән аерылып торды, ди укытучылары. Ярдәмчел булуы, үтенеч-мөрәҗәгатьләрне аяк астына салып таптамавы белән дә үрнәк Фирзәр.
– Авылыбызда эшләүче “Мәрхәмәтле йөрәк” волонтерлар төркеменә йөрүчеләр көн дә нәрсәдер эшли. Кемдер токмач баса, кемдер дога укып дисбе тезә. Сохарилар киптерәбез, пакетлы чәйләр тутырабыз, коры ашлар ясыйбыз, озак янучы шырпылар һәм окоп шәмнәре дә ясадык. Мендәрләр дә тегәбез. Һәр әйберне махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә файда итсен дип ясап җибәрәбез. Баланлы авыл җирлегеннән МХОдә дүрт егет хезмәт итә. Фирзәргә посылка җибәрмәкче идек, әлегә җибәрми торырга кушты. “Җайсызрак урында бит әле. Посылканы алып булмас, сезнең хезмәт әрәм булыр. Алты айдан соң, бәлки, ялга кайтып булыр дигән өмет бар. Июль аен түземсезләнеп көтәм. Барысы өчен дә рәхмәт!” – дип шалтыратты балакай. Кулы алтын Фирзәрнең. Нәрсәгә тотынса да башкарып чыга. Махсус хәрби операциягә аны, табыннар әзерләп, мәдәният йортында матур чара итеп зурлап озаттык. Фирзәр үзе дә егетләргә ярдәм акцияләрендә гел катнашып килде. “Исемемне язмагыз” дип, күрсәткән ярдәмен дә кычкырып йөрми иде. Исән-сау күрешергә насыйп булсын! Көн дә язышып, хәл белешеп торабыз батыр егетебез белән, – ди Баланлы мәдәният йорты директоры, “Мәрхәмәтле йөрәк” волонтерлар төркеме җитәкчесе Фәния Хафизова.
Фирзәр Гайсинны әтисе дә, әнисе дә көтми, шунысы бик кызганыч. Якыннары бакыйлыкка күчкән. Бертуган энекәше Айдар гаиләсе, әтисе урынына калган Гаяз абый һәм икетуганнары Ландыш һәм Лилия гаиләсе белән бик тыгыз элемтәдә Фирзәр. Алар белән җай чыккан саен элемтәгә керә.
– Кечкенәдән балык тотарга яратам. “Рыбак” дип йөри торгач, махсус хәрби операциядә дә хәрби кушматым шушы булды. Дошман белән күзгә-күз очрашкан мизгелләрдә барысы да бетте дип уйлыйсың, тик ниндидер илаһи көч ныклык бирә, канатлар куя төсле. Мәрхүмә әнкәем мине шулай саклап йөртәдер, күрәсең. Без егетләр белән бик дус һәм бердәм. Уртак бурычлар берләштерә. Халыктан килгән ярдәм, посылкалар белән җибәрелгән кирәкле әйберләр – барысы да уртак, синеке-минекенә бүлү юк. Үзара ярдәмләшү, бердәмлек – беренче урында. Бер-беребез өчен хәрби иптәш кенә түгел, якын туган кебек. Бу мәхшәрне уртак көч белән җиңәргә иде! Аллаһым ярдәменнән ташламасын! – ди Фирзәр.
Фото – Фирзәр Гайсинның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев