Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мостафа авылына сәяхәт

Автобус борынгы татар авылы кыяфәтен саклап калган Мостафа авылына керде.

Киң даланы хәтерләткән тигезлеккә урнашкан авыл олы ачык һава музеен хәтерләтә. Менә нинди икән ул илгә батыр ул үстергән авыл! Үткән еллар кайтавазын, хәтерне саклаучы агач йортлар, аларның капкачлы тәрәзәләре... Шушы җирдә кечкенә Муса тәпи басып киткән, малайлар белән урамда уеннар уйнаган, бәбкә саклаган...

18 май көнне “Муса Җәлил – батырлык һәм каһарманлык үрнәге” район видеоконкурсында катнашучылар район делегациясе составында Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында Муса Җәлилнең Халык мемориаль музеенда булдылар.

Музей татар интеллигенциясе мохите белән эретелгән, һәр почмакта совет татар яшьләренең романтик рухы чагыла. Экспозицияләрдәге фотолардан Мусаның кечкенә чагы, яшьлеге карап тора. Барысында да ул үткен, кыю карашлы. Экскурсовод салмак, тигез тавыш белән батыр шагыйрьнең тормышы турында бәян итә, аның ялкынлы шигырьләрен сөйли. Татар егетләренең үлемне елмаеп, җырлап каршы алуларын сөйләгәндә тамак төбенә төер тыгыла, күзләрдән кайнар яшь тәгәри... Яшь гомерләрне кызгану да, шул ук вакытта үз милләтең өчен горурлык яшьләре дә ул! Күпме еллар узып, тормыш рәвешләре үзгәрсә дә, татар улларының һаман да батыр йөрәкле булып калуларын күреп торабыз. Алар бүген дә хәрби операциягә җырлап, биеп китә. Күбесе батырлык күрсәтеп, яу кырында башын салып кала...

Соңыннан интерактив экранда Муса Җәлилнең “Төрмәдә төш” шигыре буенча ясалган видеоязма күрсәтелде. Әйтерсең лә экраннан шагыйрь үзе сөйли: матур, чиста тембрлы тавыш йөрәкләрне телгәли.

Чараны йомгаклап, конкурста җиңгән укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләде. Сугыш фаҗигасен бөтен чынбарлыгы белән күзалларга ярдәм иткән шигырьләрне тыныч кына тыңлап булмый. Шушы шигырьләр татар халкының дошманга булган нәфрәтен тагын да көчәйткән, җиңү өчен көч өстәгән!

Без, экскурсиягә баручылар, шушы мохиттән аерылмаска теләп, киң болында табын корып тәэсирләребезне уртаклаштык. Әлеге экскурсиядән бөек шагыйрь турында яңа мәгълүмат алдык, белемебезне тулыландырдык. Бу чараны оештыруда ярдәм иткән Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗинга рәхмәтебезне белдерәбез.

Йолдыз Зәкиева,

Мөслим туган якны өйрәнү музее хезмәткәре.

Фото - Йолдыз Зәкиеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев