Көзге муллык
Бездә шундый хәлләр бар

Көзге муллык

Җәй буе үскән җиләк-җимеш, яшелчәләрне урнаштырыр чак җитте.

– Авылда эшнең кызган чагы. Җәй дәвамында күпме көч түгеп үстергән уңышны җыябыз. Уңыш, Аллага шөкер, мулдан. Кыяр-помидорны кая куеп бетерергә белгән юк. Тозлыйбыз да, салатлар да ясыйбыз. Ташкабакны, мәзәктәгечә, үзебез ашап туйгач, күршеләргә, дус-туганнарга өләштек. Ярый әле быел чия күп булмады. Компот ясап арып бетә идем. Карлыганны әни ярата, шуңа компотка “әрәм итмәдек” – варенье ясадык. Бәрәңге дә “ничава” күренә. Үткән ел бәрәңге уңышы начар булгач, быел бу тамыразыкның үсешен сулыш алырга да куркып күзәтте бугай халык. Нәрсә генә дисәк тә, табынны, аш-су әзерләүне бәрәңгедән башка күз алдына китереп булмый бит. Шулай инде, язын, чәчкәндә, аз булыр кебек, көзен кая куярга белмибез. “Бүтән болай күп утыртмыйм”, – дип антлар
эчәбез дә, киләсе елга тагын шушы хәл кабатлана. Руслар әйтмешли, “замкнутый круг”! Алла ярдәм бирсен безгә!

Динара Сәлахова, Мөслим

Фото - ru.freepik.com​​​


Нет комментариев