Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Бездә шундый хәлләр бар!

Фәния Хафизова. Баланлы.

– Халыкны уртак мәшәкатьләр, кайгы берләштерә. Махсус хәрби операция авыл халкын бер-берсенә тагын да якынайтты. Баланлы авылында яшәүче Илһамия Гәрәева махсус хәрби операциядә катнашучы, госпитальдә дәваланучы егетләр өчен матди ярдәм җыю, токмач кисү,  шәмнәр ясау, сохари, чәй, укроп киптерү белән шөгыльләнә. Шушы көннәрдә ул егетләр өчен берничә дистә дисбе дә ясады. Гади генә түгел, хөрмә төшләреннән үзе тезеп ясаган дисбеләр. Саҗидә Сибгатуллина бик күп итеп бәрәңге, Гүзәлия Шәйдуллина – ипи, Рәсимә Миргалимова чөгендер киптерде. Фәимә Садыйкова токмач кисте, суган киптерде. Мин кишерләр, кәбестәләр киптерүгә алындым. Энҗе Кашапова эчке киемнәр текте. Баланлы авыл җирлеге кызлары һәр башлангычны күтәреп ала. Махсус киемнәр тегү булсынмы, шәм ясаумы, башкасымы – беркем дә ялындырып тормый. Алга таба да бердәм булыйк, авылдашлар! – диде Фәния Хафизова.

 Фото - Мөслим районы мөхтәсибәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев