Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Игелекле затлар

– Авылыбызда әйләнә-тирәдәге кешеләр турында кайгыртучы игелекле затлар яши.

Аларның тәкъдиме белән өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә киткән ир-егетләргә ярдәм акциясенә актив кушылдык. Кул эшләре осталары ир-егетләргә йон оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. “Көзнең соңгы ае. Көннәр суык тора. Тиздән кыш җитәчәк. Ир-егетләргә җылы әйберләр бик кирәк дип, йон бияләйләр, оекбашлар бәйләргә керештек. Солдатларга күңел җылысын бирүгә үз өлешебезне  дә кертергә телибез. Изге теләкләр тели-тели бәйләгән әйберләр газизләребезне саклап йөртсен иде”, – ди осталар. Алар җепне үз акчаларына сатып ала. Әлбәттә, бу гына бик аз.
Шуңа күрә җеп белән ярдәм итүчеләр булса, бияләй-оекбашларны тагын да бәйләргә әзер авыл уңганнары.

Надежда Юмагулова, Яңа Усы.

Фото - Яңа Усы авыл җирлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев