Җыяр һәм утыртыр чак
Август аенда бакчада ниләр эшләргә?
Җәйнең соңгы аенда бакчачыларның мәшәкатьләре тагын да арта. Кыяр-помидор, алма-груша, сливаларның уңышын җыеп, тозлап-маринадлап, компот, кайнатма ясаудан тыш, кайбер культураларны утырту, туфракны, агач-куакларны тәрбияләү вакыты да бу. Август аендагы иң мөһим эшләр турында “Россельхозцентр” оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова искә төшерде.
Август – тагын бер тапкыр редис утырту өчен уңайлы ай. Августның беренче атналары эссерәк торса, бу эшне ай урталарына күчерү әйбәт булачак. Көзгә таба утыртылган редис аеруча сусыл, тәмле була, тиз картаймый, чәчәккә китми.
Салат, укроп, петрушка кебек яшел тәмләткечләрне бушап калган түтәлләргә чәчәргә була. Алар тиз үсәчәк һәм көзгә кадәр менә дигән уңыш бирәчәк. Моннан тыш ачы торма, шалкан, борчакның тиз өлгерүче сортларын чәчәргә мөмкин. Августта пекин кәбестәсе дә бик яхшы үсә.
Туфракны савыктыру турында да онытмагыз. Бушап калган түтәлләргә горчица, арыш, люцерна ише сидератлар чәчүдән дә яхшысы юк. Горчица каты кортка (проволочник) да тискәре йогынты ясый. Ә менә люцерна кызыл балчыклы бакча өчен файдалы. Ул туфракны көпшәкләндерә, азотка баета. Сидератны комлы туфракка чәчү дә әйбәт. Ул аны кибү-ярылудан саклый, ныгыта һәм кирәкле матдәләргә баета.
Августта чүп үләннәре дә котырып үсә, алар да орлык чәчеп, кышка тамыр ныгытып калырга ашыга. Шулай булгач, чүп үләннәренә каршы көрәшүне дәвам итәбез. Бакчагызда алабута күп икән, димәк, туфракка органик ашлама – тирес җитми. Наратбаш (хвощ), ромашка туфракның әче булуын, известь кертергә кирәклекне күрсәтә.
Августта җимеш агачлары киләсе елда уңыш бирергә әзерләнә башлый. Аларны фосфорлы һәм калийлы ашламалар белән тукландырырга кирәк. Ә инде август ахыры – сентябрь башында чия, карлыган, артыш (можжевельник) кебек куакларны утырту әйбәт.
Фото – Ясалма фәһем белән эшләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев