Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Сарымсак җыяр вакыт

Яшелчәләрдән үстерү өчен иң талымсызы – сарымсактыр, мөгаен. “Бер мәшәкате юк аның: көз көне утыртасың да җәй уртасында аласың”, – дип шаярта язмабыз герое

Шулай булса да аны үстерүгә караганда, кибеттән яисә базардан сатып алуны кулайрак күрүчеләр күп. Сарымсак үстерүдә иң кыены – нәкъ вакытында дөрес итеп утырту һәм төп-төгәл вакытын белеп алу. Тагын дөрес итеп саклый белү дә. Тойгелде авылында яшәүче Рәзинә Аймасова ел саен аны күпләп үстерә. Аннан сарымсак үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашуын сорадык.

Өлгерү срогы сарымсакның сортына да, табигать шартларына да карый. Иртә срокларда өлгерә торганнары – 85-95, соңраклары 100-110 көндә җыярга яраклы була. Июль уртасыннан август башына кадәр – көздән утырткан сарымсакларны алыр вакыт.

– Вакытында казып алу өчен, аларның өлгерү билгеләрен карап торырга кирәк. Мин берничә сарымсакта орлык укларын  өзмичә калдырам. Шул орлык башына карап, җыю вакытын билгеләргә уңайлы. Ул җитлеккәч, сарымсакның кыяклары саргая башлый, угы турая, орлык “савыты” ачыла, кызгылт төскә керә, аерыла башлый. Тамырлар төсен үзгәртә: ачык соры төскә керә һәм кибә башлый. Сарымсакны алу өчен иң кулае – менә шул вакыт. Иртәрәк алынса, аның тышчасы өлгерми. Ә соңга калса, пластиналар тарала, сыйфаты начарлана, тиз бозыла, кышын яхшы сакланмый, – ди ул.

Казылган сарымсакларның сабагын да, тамырларын өзәргә ашыкмый ул. Сабактагы барлык файдалы матдәләр “баш”ка күчеп беткәнен – өлгергәнен көтә. Моның өчен аларны унышарлап бәйләп, яхшы җилләтелә торган күләгәле түбә астында киптерә. Тамырлары да тулысынча кибеп беткәч үзләре төшә. Кышын өйнең салкынчарак урынында – идәндә кәгазь тартмаларга салып саклый.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 19 июль санында укыгыз.

Фәридә Гыймранова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев