Корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы көрәш
Бу чорда күп үсемлекләрдә һәм агачларда үлән бете – гөблә барлыкка килә
Беткә каршы көл-сабын эремәсе, тәмәке, канлы үлән һәм әрем төнәтмәсе, шулай ук сарымсак, керән һәм тузганак төнәтмәләре ярдәмендә көрәшергә мөмкин. Моннан тыш, бакчада лаванда, бөтнек, мелиса һәм горчица утыртырга була, аларның исе корткычларны куркыта. Бакча кырмыскаларына һәм бетләргә каршы аларның табигый дошманнарын җәлеп итеп көрәш алып бару да яхшы нәтиҗә бирә.
Кошлардан сыерчык, песнәк, карга, карлыгач зур файда китерәчәк. Бакчага миләш утырту, җимлекләр белән тәэмин итү бездә кышлаучы кошларның популяциясен дә саклап калырга ярдәм итә.
Файдалы бөҗәкләрне (безелдәвек чебен, чәчәк чебене, алтынкүз, бакча эскәккойрыгы) бакчага җәлеп итү химикатлар кулланмыйча гына корткычлар санының кимүенә китерергә мөмкин. Аларның яраткан яшәү урыннары – зонт чәчәкле үсемлекләр (кишер, фенхель), шулай ук сары һәм кызгылт-сары төстәге чәчәкләр. Чәчәкләрне җиләк куаклары, җимеш агачлары янына, газон үләненә утыртырга була. Чәчәкләрдән бәрхет чәчәк, гөлбадран, бакча карабодае, пәйгамбәр тырнак гөл (календула) булырга тиеш.
Бу чаралар корткычларны тулысынча юкка чыгармаячак, әмма файдалы һәм корткыч бөҗәкләр арасында баланс булдырып, уңышны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото – ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев