Җиләкләр тәмле булсын дисәң...
Бакча җиләген тукландыру буенча Рамзия Ахмадуллина киңәшләре
Кыш чыккан җиләкләрнең иске,авыру яфракларын кисеп, төпләрен йомшартып чыгабыз. Аралары киңрәк булса, көрәк очы белэн генә казып чыгарга да була.
Шуннан соң әйбәтләп су сибеп чыгабыз. Аннары мондый раствор әзерлибез: 10 литр суга 0,5 чәй кашыгы БОРНАЯ КИСЛОТА( кайнар суда эретеп салабыз), 0,5 чәй кашыгыннан кимрәк итеп МАРГАНЦОВКА, 15 тамчы ЙОД, 2 аш кашыгы НАШАТЫРЬНЫЙ СПИРТ салып болгатабыз.
Әйбәтләп болгаткач дымлы жиләк төпләренә 0,4 л салып чыгабыз.Бу раствор җиләкләргә яшәү көче бирә, хәл кертә. Жиләк уңышын бермә-бер арттыра!
Шунын өстенә көл сибеп куйсагыз тагын да шәп була!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев