Июль: бакча эшләренең кызган чагы
Җәй уртасында бакчада башкарасы эшләр күп. Аларның кайберләренә аерым тукталыйк
Бу чорда төп эшләр: су сибү, үсентеләрне комплекслы тукландыру, түтәлләрне чүп үләннәреннән арындыру. Яңа уңышка нигез салу алдыннан базны чистартырга һәм дезинфекция ясарга киңәш ителә.
Бәрәңге: төбенә өярга һәм бөҗәкләргә каршы көрәш алып барырга кирәк.

Томат: җиргә яткан яфракларын һәм сабакларын алырга, өске ботакларының очларын өзәргә кирәк.

Борыч: өске ботакларының очларын өзәргә, өстәмә тукландырырга киңәш ителә.

Кыяр, кавын, карбыз, кабак: үсентеләргә үрмәләргә ярдәм итәргә кирәк.

Җиләк: орлык һәм мыекчалар ярдәмендә үрчетү, су сибү, өстәмә тукландыру.

Дару үсемлекләрен җыю: бөтнек, чамбыр, бака яфрагы, ромашка, зверобой һ. б.

Тукландырабыз
Июльдә һәр культурага өстәмә тукландыру үткәрергә кирәк. “Россельхозцентр” ФДБУнең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова органик ашлама сыйфатында кош тизәге (1:25) яки сыер тизәге (1:10) эремәсен, чабылган үлән яки көл төнәтмәсен – 10 литр суга бер стакан исәбеннән кулланырга киңәш итә.
Корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы көрәш
Бу чорда күп үсемлекләрдә һәм агачларда үлән бете – гөблә барлыкка килә. Беткә каршы көл-сабын эремәсе, тәмәке, канлы үлән һәм әрем төнәтмәсе, шулай ук сарымсак, керән һәм тузганак төнәтмәләре ярдәмендә көрәшергә мөмкин. Моннан тыш, бакчада лаванда, бөтнек, мелиса һәм горчица утыртырга була, аларның исе корткычларны куркыта. Бакча кырмыскаларына һәм бетләргә каршы аларның табигый дошманнарын җәлеп итеп көрәш алып бару да яхшы нәтиҗә бирә.
Кошлардан сыерчык, песнәк, карга, карлыгач зур файда китерәчәк. Бакчага миләш утырту, җимлекләр белән тәэмин итү бездә кышлаучы кошларның популяциясен дә саклап калырга ярдәм итә.
Файдалы бөҗәкләрне (безелдәвек чебен, чәчк чебене, алтынкүз, златоглазка, бакча эскәккойрыгы) бакчага җәлеп итү химикатлар кулланмыйча гына корткычлар санының кимүенә китерергә мөмкин. Аларның яраткан яшәү урыннары – зонт чәсәкле үсемлекләр (кишер, фенхель), шулай ук сары һәм кызгылт-сары төстәге чәчәкләр. Чәчәкләрне җиләк куаклары, җимеш агачлары янына, газон үләненә утыртырга була. Чәчәкләрдән бәрхет чәчәк?, гөлбадран, бакча карабодае, пәйгамбәр тырнак гөл (календула) булырга тиеш.
Бу чаралар корткычларны тулысынча юкка чыгармаячак, әмма файдалы һәм корткыч бөҗәкләр арасында баланс булдырып, уңышны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Яшелчәләр – игътибар үзәгендә
Томатларны формалаштырыгыз: җиргә яткан артык ботакларын һәм яфракларын алыгыз. Үсентеләрне терәкләргә бәйләгез. Авыруларны кисәтү өчен, чәчәк ата башлаганда, биологик препаратлар: “Алирин-Б”, “Псевдобактерин-2”, “Фитоспорин-М” яки бордос сыекчасы сиптерергә кирәк. Көл һәм сарымсак суы сиптерү дә уңай йогынты ясый. Җәй яңгырлы булса, бигрәк тә.
Кишер, петрушка, чөгендер, торманы сирәкләгез. Кыярларны бәйләгез, аларга җылы су гына сибәргә ярый. Җәй уртасында иң куркыныч корткыч бөҗәкләр һәм авырулар активлаша. Пасленчалар семьялыгына караучы томат, баклажан, бәрәңге һәм борыч өчен бу – колорадо коңгызы һәм фитофтороз. Кәбестә, кыяр да корткыч бөҗәкләрдән һәм авырулардан зыян күрә. Алар белән уңышлы көрәшү өчен атна саен биологик чаралар биофунгицидлар (“Псевдобактерин”, “Ризоплан”, “Фитоспорин” һ.б.), биоинсектицидлар (“Биостоп”, “Битоксибациллин”, “Фитоверм”, “Лепидоцид” һ. б.) кулланырга кирәк. Златоглазка, габробракон, подизус, макролофус һәм башка шундый файдалы бөҗәкләр дә зыян итмәс.
Янәдән чәчәбез
Июльдә икенче уңыш алу өчен кайбер яшелчәләрне, яшел тәмләткечләрне, кузаклыларны чәчәргә була.
Укропны җәй буе 15-20 көн саен чәчәләр. Кресс-салат – рекордсмен, ул ике атна эчендә үсеп чыга. Яфраклы салат озаграк – бер ай чамасы үсә.
Шпинат өчен дә урын табыгыз. Аның орлыгын бер-ике сәгатькә суга салып торыгыз, аннан чәчегез һәм бер атнадан шытып чыгуын көтегез. Тагын ике атнадан шпинат уңышын җыярга була.
Руккола биш-алты көннән үк шытып чыгачак.
Җәй уртасында чәчелгән петрушка һәм порей суганы сезон ахырында яшеллеге белән сөендерәчәк. Ә киләсе язда, беренчеләрдән булып шытып, үсешләрен дәвам итәчәк.
Редисны да июльдә һәм хәтта ике атна вакыт аралыгы белән соңрак та чәчәргә мөмкин. Көннәр кыскара, тик туфракта азот җитәрлек булса, редис барыбер сусыл һәм тәмле булып үсәчәк.
Июльдә чәчеп, октябрьдә җыеп алынган дайкон мартка кадәр яхшы сакланачак.
Кузаклыларны да чәчәргә соң түгел. Борчак, фасоль, ногыт борчагы шактый тиз өлгерә. Өстәвенә, бу культураларның барысы да салкынга чыдам. Кузгалак, рәваҗ, суган (слизун, батун, шнитт) – җәй уртасында чәчелүче күпьеллык культуралар.
Җимеш агачларын карыйбыз
Җимеш агачларына да игътибарны киметмәгез. Җимеш агачларында корыган ботаклар күренсә, аларны кисәргә кирәк. Алмагачларны һәм грушаларны – паршага, чияне коккомикозга каршы эшкәртегез. Сливада да төрле авырулар күзәтелергә мөмкин. Алма, груша һәм сливаның җимешләре күп булганда, ботакларны сынудан саклау өчен, махсус терәүләр куегыз.
Июльнең икенче яртысында киләсе ел уңышы өчен җимеш агачларын тукландырырга кирәк.
Коры көннәрдә агачларның төбен йомшартыгыз, чүбен утагыз. Туфракны тирән итеп йомшартырга кирәкми, чөнки агачларның өске тамырларына зыян килергә мөмкин.
Кура җиләге куакларын көн саен карап чыгыгыз. Җиләкләр черемәсен өчен, аларны өлгергән саен җыеп алыгыз.
Кара карлыган уңышын да җиләкләр өлгерү белән җыеп барыгыз. Өлгергән җимешләр коелырга мөмкин. Әмма бу ак һәм кызыл карлыганга кагылмый. Аларның җиләкләре 30 көнгә кадәр ботагында эленеп тора ала.
Фото: «Мөслим-информ», Римма Афзалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев