Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Яшел тәмләткечләр чәчтегезме?

Укроп, петрушка, шпинат кебек үләннәр организмга кирәкле төрле витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Тәҗрибәле бакчачылар салкынга чыдам культураларны март ахырында ук утыртып, май бәйрәмнәрендә яшелчәләрдән беренче уңыш алу мөмкинлеге турында белә.

Укроп, суган һәм редис – бакчада җитешүче иң беренче яшелчәләр. Хуш исле үләннәр ризыкның тәмен баета һәм ризык әзерләүне сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә. Бәрәңге һәр бакчада утыртылмаса да, яшелчәләрне чәчү “мәҗбүри”. Бакчадан җыеп кергән тәмләткечләр тәмле дә, хуш исле дә була. “Төнлә һава температурасы -2 градустан түбән төшмәсә һәм теплицада кар эреп беткән булса, чәчәргә була,” – ди тәҗрибәле бакчачылар.
Беренче булып кузгалак җитешә. Аның яшь әчкелтем яфракларын салатларга кушарга була. Сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар аны үлән коктейльләренә куша, кемнәрдер кузгалактан аш, пироглар пешерә.
Кузгалакны орлыктан үстерү җиңел. Аны аралары 25-30 сантиметр булган рәтләргә чәчәләр. Тишелеп чыккач 15 сантиметрлап ара калдырып сирәклиләр. Үсеп киткәнче кузгалакка даими су сибәргә кирәк. Кузгалак 4-5 ел дәвамында бер урында үсә. Тора-бара ул картая, шуңа күрә биш елга бер тапкыр аны яңадан чәчеп үстерергә кирәк.
Кресс-салат – үсеш тизлеге буенча чемпион. Ул 3-4 көн эчендә салкын туфракта да тишелеп чыга ала. Кресс-салатны кар эрегәч тә чәчәләр. Чәчүне рәт арасын 10-15 сантиметр калдырып башкаралар. 
Кресс-салатның яфраклары әче була. Аны бутербродлар, салатлар һәм “окрошка” ясау өчен кулланалар. Кресс-салатны һава салкынча вакытта ашап калырга кирәк. Эссе көннәрдә ул бик нык әче була. 
Укроп салкыннарны яхшы кичерә, шуңа күрә аны кар эрегәч тә чәчәргә мөмкин. Орлыкны берничә көнгә суга салып куялар. Үсемлек тизрәк тишелеп чыксын өчен, орлыктагы эфир майларын юып бетерергә кирәк. Укропны 1-2 сантиметр калдырып чәчәргә киңәш ителә. Ул туфрак 3-5 градуска кадәр җылынмыйча тишелмәскә мөмкин. Кырау булганда, әлеге культура -6 градуска кадәр суыкларга түзә ала. 
Туфрак җылыну белән шпинат чәчәргә кирәк. Шпинатны 10 сантиметр ара белән рәт арасын 20-30 сантиметр калдырып чәчәләр. Шпинатның “Жирнолистный”, “Матадор”, “Кураж”, “Здоровяк” кебек сортлары яхшы, ди белгечләр. Аның янына петрушка, кинза, укроп, кузгалак, базилик өчен түтәлләр ясарга була. Шпинат һава температурасының 3 градуска кадәр төшүен яхшы кичерә. Шпинат яфракларын салатка кушалар, пирог өчен эчлек итеп кулланалар. Шпинатны вак итеп туралган килеш камырга өстәп коймак пешерү модада. 
Редис чәчкәндә һава температурасы 0 градус тирәсе булса да ярый. Орлыклар арасын – 3 сантиметр, рәт арасын 10 сантиметр калдырып чәчәргә кирәк. Редисның “Тепличный”, “Заря”, “Жара”, “Сакса”, “Ранний красный” сортларын үстерү уңайлы, ди белгечләр.
– Күп кенә бакчачылар теплицаны помидор һәм кыяр үстерү өчен генә тота. Теплицада берничә ел рәттән бер генә төр яшелчә утыртканда, мартта сидератлар чәчү мөһим. Сидератлар туфрак структурасын яхшырта, туклыклы матдәләр белән баета, – ди “Россельхозцентр”ның баш агрономы Гөлия Газизова.
Чәчүгә 7-10 көн кала түтәлләрне үтә күренмәле пленка белән капларга тәкъдим ителә. Пленка астында җир җылына, парга әйләнгән дым туфракка кайта. Җир җылынганда файдалы микроорганизмнар да активлаша.

Рәмилә Сәләмова

Оксана Исламова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев