Бакча җиләген тәрбияләү
Бакча җиләген тәрбияләүдә төп эшләрнең берсе – аның төбен йомшарту
Май аенда җиләк-җимеш бакчасындагы иң мөһим 10 эш
1. Җимеш куаклары үрчетегез
Җимеш бирә торган куакларны (кура җиләге, карлыган, крыжовник һ.б.) үрчетү өчен май – иң кулай вакыт. Аны төрле юллар белән эшләп була, шулай да иң гади һәм үтемле чарасы – тамырланган ботактан үрчетү. Куакның ныклы бер ботагын алып, аны төп куактан өзми генә җиргә бөгәргә кирәк. Кечкенә генә чокыр ясап, уңдырышлы туфрак салып, ботакны шунда төртергә. Җир белән каплап, тураймасын өчен эләктереп куясы. Киләсе елга аны төп куактан аерып, даими урынга күчерергә мөмкин.
2. Бакча җиләгенең чүбен утагыз һәм төбен йомшартыгыз
Бакча җиләген тәрбияләүдә төп эшләрнең берсе – аның төбен йомшарту. Апрель ахыры-май башында беренче тапкыр йомшарталар. Шул рәвешле, җиләк тамырларына дым һәм кислород үтүне тоткарлаучы туфракның өске тыгыз катламы алына. Кислород җитәрлек килмәгәндә, җиләкнең үсеше тоткарлана. Төбен йомшарту белән бергә, чүбен дә утарга һәм беренче тапкыр тукландырырга да кирәк.
3. Агач һәм куакларны бөҗәк һәм чирләрдән эшкәртегез
Җылы көннәр белән күпсанлы зарарлы бөҗәкләр активлаша: гөблә (тля), яфрак төргеч (листовертка), алма чәчәген ашаучы трипслар һ.б. Аларның таралуын көтмәстән, шундук көрәш башларга кирәк. Май аенда, чәчәк атар алдыннан, агач һәм куакларны «Фитоверм», «Битоксибациллин» яки «Лепидоцид» кебек биологик препаратлар сиптереп эшкәртергә кирәк. Әгәр вакытны кулдан ычкындыргансыз һәм бөҗәкләр бакчагызда таралырга өлгергән икән, «Актара», «Искра» һәм башка химик инсектицидлар кулланыгыз.
4. Бакчаны кыраудан саклагыз
Май аенда төнлә суык төшүләр еш була. Җыясы уңышны югалтмас өчен, һава торышын игътибар белән күзәтеп барыгыз. Чәчәк аткан агач һәм куакларны коткару өчен бөтен мөмкин булган чараларны кулланыгыз. Аларның иң киң таралганнары – су сибү, «яңгыр коендыру», төтен өрдерү.
Температура 0 градустан түбән төшкәндә, шлангтан бөтен ботакларга да су сиптереп чыгыгыз. Процедураны 10-15 минут саен берничә мәртәбә кабатлагыз. Агачны каплаган боз катламы аны салкыннан саклаячак.
Тагын бер ысулы – кәүсә янында әйләнә ясап су сибү. Аны көннәр суытыр алдыннан эшләргә кирәк. Җирне мул итеп сугаргач, полиэтилен белән каплап куегыз. Кичен аны ачыгыз – юеш җирдән күтәрелүче пар һәм дым агачның чәчәк атучы ботакларын салкыннан саклаячак.
Бакчачылар, шулай ук, җиләк-җимеш бакчасын коткару өчен, төтен өрдерүдән дә файдаланалар. Суытыр алдыннан бөтен бакча буена төтен чыгаручы өемнәр булдырыгыз. Аста – коры материал, өстендә юеш яфрак, үлән яки бераз туфрак. Максаты – ут түгел, бакчаны каплап алырдай һәм җылыны саклардай төтен чыгару.
Фото – «Мөслим-информ»нан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев