Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйрәмнәр

Үзәк чыршы утларын кабызды

Районның үзәк чыршысы быел мәдәният йорты каршында урын алды. 24 декабрьдә ул тантаналы төстә утларын кабызды.

Балалар сәнгать мәктәбе әзерләгән бәйрәм тамашасындагы геройларга кушылып балалар да, өлкәннәр дә күңел ачты. Бәйрәмгә килүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов тәбрик итте.

– Яңа ел – балачакның иң матур бәйрәмнәренең берседер, мөгаен. Бәйрәм якынлашканда, күңелләрдә ниндидер могҗиза буласына яшерен бер өмет барлыкка килә. Урман гүзәле, әйтерсең, бу хыялларны чынбарлык итәргә сәләтле. Чыршы утларын кабызу көне җирлегебездә ел да көтеп алынган бәйрәмгә әйләнә. Көн шактый салкын булса да, балалар җыйнаулашып бәйрәмгә килгәннәр. Колакларны, бит очларын чеметтереп алган кыш сулышы да куркытмаган! Урман гүзәленең сихри көче, тылсымы бардыр, күрәсең. Егет-кызларга укуларында уңышлар телим. Гаиләләребез имин, йөргән юлларыбыз уң булсын! Яңа елда һәркемнең яшерен хыяллары чынга ашсын! – диде Ирек Салихҗанов.

Тәбрикләүләрдән соң тамашада катнашучыларны бәйрәм дулкыны бөтереп алды. Балалар белән өлкәннәр рәхәтләнеп чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады. Кыш бабай белән башкарылган татар халык биюен райондашларыбыз аеруча яратты. Бәйрәмгә килүчеләр Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында Яңа ел әкияте карадылар. Чараны 2026 ел символы булган Ат һәм күпләргә таныш әкият геройлары бизәде. 

– Чыршы утларын кабызган мизгелдә һәркемнең күңелендә Яңа елга якты өметләр кабынгандыр, мөгаен. Укучыларым Кыш бабайга ятлап килгән шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Үзәк чыршы мәйданы балаларның шат авазларына күмелеп, балкып, гөрләп торды. Шундый мизгелләр балачакның матур хатирәсе булып саклана бит ул! – ди Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Галимәрданова.

Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары укучылар белән елдагыча бик матур театральләштерелгән күренеш күрсәтте. Чара дәвамында үзәк мәйданда сәүдә нокталары эшләде. 

– Театральләшкән тамаша бәйрәмне тагын да кы-зыклырак итте. Чыршыда утлар кабынгач, димәк, Яңа ел бәйрәмнәре башланды. Төкле аягы белән килеп, һәркемгә күп итеп бәхет, шатлык, сәламәтлек, тынычлык һәм байлык алып килсен иде Яңа ел! – диде Зилә Хафизова.

Чара ахырына якынлашкач та, халык кайтып китәргә ашыкмады: күңел ачты, чыршы турында җырлар башкарды, бер-берсен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев