Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйрәмнәр

Түбән Табын интернат-мәктәбендә чыршы бәйрәме үтте

Биредә белем һәм тәрбия алучы 64 бала өчен әлеге бәйрәм чын мәгънәсендә истә калырлык булды.

Бу көнне интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр өчен кызыклы яңа ел тамашасы куелды. Бәйрәмгә Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә төрле әкият геройлары да килде. Балалар үзләре дә концерт номерлары тәкъдим итте, конкурсларда катнашты. Район башлыгы Альберт Хуҗин балаларга изге теләкләрен җиткерде.

Бәйрәмнән соң балаларга баллы күчтәнәчләр тапшырылды. Интернат-мәктәп директоры Гөлназ Сәйфуллина Әлмәт шәһәре хәйриячеләренә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәтләрен җиткерде. Мәктәп тормышында актив укучы Наил Исламовка “Татнефть” җәмгыяте рәисе Андрей Геннадьевич смарт-сәгать, колакчыннар тапшырды.

Бу көнне һәр бала интернат-мәктәп, ”Мәлләнефть һәм”Татнефть” җәмгыятьләреннән Яңа ел пакетлары алды.

Әлмәт политехник техникумы укучылары блалар өчен төрле мастер-класслар оештырды. Аларда укучылар гипстан ясалган төрле фигураларны буяды, имбирьле печеньеларны үз фантазияләрен эшкә җигеп бизәде, кул эшләнмәләре ясады.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев