Татарстанда Корбан бәйрәме: кемнәргә корбан чалу мәҗбүри һәм корбанлыкны кайдан алырга?
Барлык мөселманнар ислам динендә иң олы бәйрәм саналган Корбан гаетенә әзерләнә. Быел ул 6 июньдә узачак
Кемнәргә корбан чалу мәҗбүри һәм Казанда корбанлыкны кайдан алырга – бу хакта «Миллиард.Татар» материалында.
Быел Корбан бәйрәме кайсы көнгә туры килә?
Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, «Ид аль-Адха» «корбан китерү бәйрәме» дип аңлатыла, БДБ илләрендә һәм Россиядә Корбан бәйрәме дигән атама белән йөртелә.
Мөселманнар Григориан календаре түгел, ә ай календареннан файдаланганлыктан, бәйрәм датасы ел саен төрле көннәргә туры килә – ул традиция буенча Рамазан тәмамланып, 70 көннән билгеләп үтелә – Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә. Быел ул 6нчы июньгә туры килә.
Бөтен дөньяда ике миллиардка якын мөселман шушы бәйрәм көненндә корбан чала, кагыйдә буларак, бу сарык, сыер, дөяләр, аларның ите өч өлешкә бүленә: берсе – гаилә өчен, икенчесе – якыннар һәм дуслар өчен, өченчесе –мохтаҗларга.
Бу көн нәрсәне аңлата?
Бәйрәмнең тарихы Ибраһим пәйгамбәр тормышы белән бәйле, ул Аллаһка, улы туган очракта, аны корбан итәргә вәгъдә биргән була. Күп еллар узгач, ул вәгъдәсен оныткан, ләкин Аллаһ төшендә аңа улы Исмәгыйльне корбан итәргә әмер бирә. Бу аның иман ныклыгын һәм Аллаһ әмеренә буйсынуын сынау була. Ибраһим пәйгамбәр Аллаһ әмерен үтәргә җыенып, кулына пычак тоткач: «Әй, Ибраһим, син сүзеңне үтәдең инде...» дигәнне ишетә. Аллаһ аңа сарыкны корбан чалырга куша. Шушы вакыйга хөрмәтенә бөтен дөнья мөселманнары күп гасырлар дәвамында Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Корбан чалу йоласы үзеңне корбанга китерү, якыннарны кайгырту, игелек турында искәртә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев