Салауз-Муханда Авыл көне узды
Бәйрәмне күңелгә үтеп керерлек итеп Рушания Вәлиева алып барды
Шушы көннәрдә Мөслим районының Салауз-Мухан авылында "Татарстанда җәй" проектына багышланып Авыл көне узды.
Бәйрәмне күңелгә үтеп керерлек итеп Рушания Вәлиева алып барды.
Чараны шулай ук Татарстанның халык артисты Резидә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары Винарис Ильегет, Шамил Ганиев, популяр җырчы Лилия Хәмитова чыгышлары бизәде.
Бәйрәм җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте яза.
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәте архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев