Сафлык билгесе
19 гыйнварда православие халкы Качману (Крещение)не билгеләп үтте. Рус Шуган авылында ул быел да зурлап билгеләп үтелде. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова да катнашты.
– Башка еллардан аермалы буларак, Качмануга быел көн җылы килде. Чиркәүдәге төнге гыйбадәттән соң авылдашларымның күбесе бәкедә су коенды. Бу көнне су коенып, тәнгә – сихәт, җанга шифа алабыз, гөнаһлардан, чирләрдән арынабыз, диләр, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина. – Чиркәү дә, халык та бу көнне суны изге дип саный һәм аны ач килеш кулланырга тырыша. Изге су чиркәү-храмнарны һәм йорт-җирләрне арулаганда, явыз көчләрне куганда, сырхауларны савыктырганда кулланыла. Элек Качмануда руханилар изге су һәм хач белән чиркәүгә йөрүчеләрнең өйләрен аруландырып йөргәннәр.
Авыл янындагы күлдә ясалган бәке янына бик күп халык җыелды. Сарман районыннан, Яр Чаллы шәһәреннән дә кайтучылар бар иде. Бәке янында полиция, ашыгыч ярдәм һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү бүлеге хезмәткәрләре кизү торды.
– Качмануда су коенсаң, бик күп гөнаһлардан арынасың, күңел чистара, бик күп чирләрдән дәва аласың, дигән ышану яши. Иордан суында коену чиркәү кануннары таләп иткән мәҗбүри гамәл түгел, ул – гореф-гадәт. Изгеләндерелгән су белән юыну да җитә, бәкегә тәвәккәлләр генә керә. Иорданда су коену күңелдән дога кылып, өч тапкыр суга чумып алудан гыйбарәт. Әлбәттә, салкын суга керү өчен тәвәккәллек кенә түгел, сәламәтлекнең дә нык булуыа кирәк, – дип сөйләде иерей Никита атакай.
Никита атакай, халыкны бәйрәм белән котлагач, күлдәге һәм бәке янына куелган савытлардагы суны изгеләндерде. Беренче булып бәкегә Рус Шуган авылы егете Артем Кузнецов чумды.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 23 гыйнвар саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев