Район башлыгы Альберт Хуҗин райондашларыбызны бәйрәм белән котлады
Бәйрәмнәр

Район башлыгы Альберт Хуҗин райондашларыбызны бәйрәм белән котлады

Сезне Россия көне белән чын күңелдән котлыйм!

Район башлыгы Альберт Хуҗин райондашларыбызны бәйрәм белән котлады. Анда мондый юллар бар:

Кадерле дуслар, хөрмәтле мөслимлеләр!

Сезне Россия көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу – күп гасырлык тарихыбызны, дәүләт суверенитетын һәм уртак горурлыгыбызны гәүдәләндергән бәйрәм. Быел ул аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки Россия Президенты игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында билгеләп үтелә.

Безнең көчебез – бердәмлектә, һәр халыкның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карауда. Нәкъ менә шул күптөрлелек безне тагын да көчлерәк итә, уртак кыйммәтләр тирәсендә берләштерә.  Махсус хәрби операция зонасында, тыныч тормышта бер-беребезгә ярдәм итеп яшәгәндә,
Халкыбызның бердәмлеге бүген дә ачык күренә.
Барыгызга да тынычлык, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм киләчәккә ышаныч телим! Бәйрәм белән!

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев