Пасха – зур бәйрәм
20 апрель көнне православие динендәгеләр пасханы бәйрәм итә. Бу бәйрәмне Олы көн дип атыйлар. Бәйрәм төнлә чиркәүдә гыйбадәт кылу белән башлана. Шунда ук йомыркалар да изгеләндерелә.
20 апрельдә православие динендәгеләр пасханы бәйрәм итә. Бу бәйрәмне Олы көн дип атыйлар. Бәйрәм төнлә чиркәүдә гыйбадәт кылу белән башлана. Шунда ук йомыркалар да изгеләндерелә.
– Олы көнгә әзерләнү – үзе үк бәйрәм. Пасхага йорт-ихаталар чистартыла, өйләр юыла. Бу бәйрәм тавыкларның күпләп йомырка сала башлаган, сыерлар бозаулап, сөт-май күп булган, табигать үзгәргән, дөнья яңарган мизгелләр белән хәтергә кереп калган. Пасха – күчеп йөри торган бәйрәм: 4 апрельдән 8 майга кадәр үткәрелә. Быел ул 5 майга туры килә, – ди Яңа Усы авылында гомер итүче Надежда Юмагулова.
Надежда белән Эдуард Юмагуловлар бәйрәмнең бөтен шартларын да туры китереп билгеләп үтә. Матур гадәт буенча бәйрәмгә каршы төндә алар 50дән артык йомырка пешереп буйый. Табигый буяулар кулланалар: чөгендер, суган, яшел себерке суы.
– Олы көнгә кадәр өйне юарга кирәк. Бу җиңел эш түгел, күршеләр, туганнар ярдәмгә килә. Идәннәрне, стеналарны, түшәмнәрне пычаклар белән кырып, ышкып юабыз. Кечкенә чакта күршеләр белән җыелып җырлый-җырлый йомырка буяган истә калган, – ди 69 яшьлек Валентина Романова.
Бу бәйрәмдә капка урлау йоласы да бар. Элек егет белән кызның капкаларын алыштырып куя торган булганнар. Вакытлар узу белән капкаларны салдырып, яшерә башлаганнар.
– Безнең капканы әллә ничә мәртәбә урлап киттеләр. Капканы урам буйлап эзләргә туры килде. Урманга да бардык. Шаян йола һаман да яши. Элек капкаларны алыштыру җиңел иде, хәзер профнастил, корыч капкаларны салдыру авыр, – ди Михаил Романов, елмаеп.
Пасхага бер атна калгач, якшәмбе көнне керәшеннәр Бәрмәнчек бәйрәмен үткәрә. Ике якшәмбе арасын Бәрмәнчек атнасы дип йөртәләр. Бу көнне өй тал ботаклары белән бизәлә.
Пасха православие динендәгеләр өчен ураза төгәлләнүен аңлата. Бәйрәмгә мул ризыклы табын әзерләнә. Тик уразадан соң беренче ашалган ризык йомырка булырга тиеш. Йомырка яңадан туу символы булып тора. Пасхада татлы күмәч (кулич) һәм буялган йомыркалар изгеләндерелә. Бу көнне православие динендәгеләр бер-берсенә тормыш символы булган буялган йомыркалар бирә.
– Балалар иртән-иртүк йорттан-йортка йөреп, бәйрәм белән котлый, “Христос воскрес!” дип йомырка җыялар. Бүләккә йомырка белән бергә төрле тәм-томнар да бирәбез. Олы көн – керәшеннәр өчен яз, балачак, һәм дуслык бәйрәме, – ди Гөлсинә Пискунова.
Пасха башлану төне дә үзгә, серле, диләр. Ул төнне гыйбадәттә үткәрергә кирәк. Бу төндә бәхет өләшәләр, дигән ышану яши. Төнне йоклап үткәрсәң, өлешсез каласың, дигән сүз. Олы көнгә каршы кичтә, мунча кереп чыккач, күпләп йомыркалар буяла. Хуҗабикәләр тәм-том әзерли, күмәч, пилмән, шишара кебек камыр ризыклары пешерә.
– Изгеләр китабында: “Христос терелеп торган көнне кешеләр бер-берсен бәйрәм белән котлап кочаклашырга тиеш. Безне күралмаучыларны да Христос терелү хакына кичерергә кирәк”, – диелгән. Бу көнне ачу-үпкәләрне онытырга киңәш ителә. Пасха бәйрәме өйләребезгә – тынычлык, үзебезгә мәхәббәт, өмет һәм яхшылык алып килсен ,– ди Надежда Юмагулова.
Надежда Юмагулова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев