Өлкәннәр өчен бәйрәм
Бәйрәмнәр

Өлкәннәр өчен бәйрәм

1 октябрь көнне ил күләмендә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә

 Шушы уңайдан район картлар һәм инвалидлар интернат-йортында матур чара узды. Интернатта тәрбияләнүче өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләргә бик күп кунаклар килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова җитәкчелегендәге делегация өлкәннәрне тәбрикләп котлау сүзләрен җиткерде. Интернат-йортта тәрбияләнүче һәркемгә бәйрәм күчтәнәчләре таратылды. Күчтәнәчләрне Зөлфия һәм Фаит Шәймурзиннар гаиләсе әзерләгән. Бәйрәм чарасы район мәдәният йорты хезмәткәрләре тәкъдим иткән матур концерт белән дәвам итте: “Бүгенге бәйрәм һәр өлкәнебезгә бик ошады,” – диделәр район картлар һәм инвалидлар йортында эшләүчеләр.

Фотолар - Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев