Мөслимлеләр Корбан гаетен бәйрәм итте
Бәйрәмнәр

Мөслимлеләр Корбан гаетен бәйрәм итте

Районыбызның дин әһелләре гомернең кыйммәте турында вәгазь сөйләде.

28 июнь көнне барча мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итте. Мөслимдә бәйрәм Җәмигъ мәчетендә 7.00 сәгатьтә башланды. Районыбызның дин әһелләре гомернең кыйммәте турында вәгазь сөйләде. 

Гаеткә килүчеләрне район башлыгы Альберт Хуҗин да тәбрикләде. Бергәләп гает намазын укыганнан соң, гает хөтбәсе әйтелде. Соңыннан мәчет территориясендә бәйрәм коймагы һәм тәм-томнар белән чәй эчү оештырылды.

Лилия Шәймиева фотолары

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев