Мөслимдә ветераннар истәлекле датаны билгеләп үтте
Германиядә хезмәт иткән ветераннар Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында 80 еллык тарихны барлады
14 июнь көнне Германиядә хезмәт иткән ветераннар Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында Германиядә совет гаскәрләре төзелүгә 80 ел тулуга багышланган чара үткәрделәр.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов, локаль сугыш ветераннары, күрше районнардан кунаклар катнашты. Ветераннар үз оешмаларының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар, бурычлар билгеләделәр. Оешма эшләрендә актив катнашкан бертөркем ветераннарга юбилей медальләре тапшырылды.
Ветераннар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр хөрмәтенә салынган стелага чәчәкләр салдылар, һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Зөлфия Җәлилова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев