Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бәйрәмнәр

Котлы булсын Сабантуй!

6 июнь барча мөселман дөньясы Корбан гаетен билгеләп үтә. 7-8 июньдә Сабантуй узачак. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләвен җиткерде

Анда мондый юллар бар: “Хөрмәтле мөслимлеләр, районыбыз кунаклары! Сезне Корбан гаете һәм милли бәйрәмебез – Сабантуй белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Корбан бәйрәме безне ата-аналарыбызга, газиз туганнарыбызга, ятимнәргә, мохтаҗларга, әйләнә-тирәдәге һәркемгә карата мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Сабантуй хезмәт батырлыкларына һәм игелекле гамәлләргә рухландыра, күңелләргә ямь өсти. Сабантуй мәйданы дуслар өчен очрашу урыны булып тора. Бәйрәм белән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм тотрыклылык, иминлек һәм яңа хезмәт уңышлары телим. Бәйрәм белән сезне!”

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев