Котлы булсын Сабантуй!
8 июньдә Мөслим авылында Сабантуй узачак
9.30-10.30 сәг. – Сабантуй паркының күргәзмә мәйданчыгында кунакларны каршы алу.
10.00-10.30 сәг. – күргәзмә зонасы, татар ихатасы белән танышу.
10.30-11.30 сәг. – үзәк мәйданда Сабантуйны ачу: театральләштерелгән күренеш, район башлыгы, ТР Рәисе вәкиленең котлаулары, дәүләт бүләкләрен тапшыру, кыр батырларын бүләкләү.
11.30-16.00 сәг. – үзәк мәйданда милли уеннар, спорт ярышлары, концерт программасы. Махсус кунаклар – “Болгар” радиосы алып баручылары, Татарстанның халык артистлары Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова.
13.00-14.00 сәг. – ипподромда ат чабышлары.
15.00-15.30 сәг. – үзәк мәйданда милли көрәш буенча финал ярышлары.
15.30-16.00 сәг. – Сабантуйны йомгаклау.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев