Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйрәмнәр

Качману – Крещение бәйрәме Рус Шуган авылында быел да зурлап билгеләп үтелде

Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова да катнашты

Авыл янындагы сулык өстендә ясалган бәке янына бик күп халык җыелды. Мөслимлеләр белән бергә Сарман районыннан, Яр Чаллы шәһәреннән дә кунакка кайтучылар бар иде. Бәке янында полиция, ашыгыч ярдәм һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү бүлеге хезмәткәрләре кизү торды.

Никита атакай халыкны бәйрәм белән котлагач, күлдәге һәм бәке янына куелган савытлардагы суны изгеләштерде. Тәвәккәл егетләрнең берсе курыкмыйча, салкын суда коенды: бәкегә Рус Шуган егете Артем Кузнецов чумды.

Бәйрәмгә халыкның башка еллардагыга караганда күбрәк җыелды. Изгеләндерелгән су белән кискен респиратор вирус авыруларына каршы торырбыз, дип ышанучылар күп.

Кайсы динне алма, су – чисталык һәм сафлык билгесе. Качману бәйрәмендә җыелган су ел дәвамында төрле авырулардан, күңелсез хәлләрдән саклый, дигән ышану яши. Бу суның бер тамчысы да зур флягадагы суны изгеләндерергә сәләтле, диләр.

Лилия Шәймиева фотосы, Фирдәвес Фәрхетдинов видеосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев