Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйрәмнәр

Җитәкче булу авырмы?

Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшина белән шул хакта сөйләштек.

Казан шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшина “Хатын-кыз-лидер” номинациясендә җиңү яулады. 

Чулпан Таһир кызы Мөслимдә туып-үскән. Мөслим урта мәктәбен тәмамлап, Алабуга дәүләт педагогия институтында рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген ала.

Беренче эш көненнән башлап җитәкчелек эшендә Чулпан Әхмәтшина. 1998 елда гаилә корып авылга килгән яшь белгечне, эш тәҗрибәсе булмаса да, Мамадыш районының Җөри урта мәктәбенә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Һәр эшенә җаваплы караучы, рус телен камил белгән педогогка бик тиздән укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасы йөкләнә. 

Тормыш иптәше Равил белән өч балага – Инсаф, Ләйсирә һәм Камилгә гомер биргән алар. Йорт җиткереп, үз дөньяңны төзеп яшәгән авылны 20 елдан соң ташлап китәргә туры килер дип берәү дә уйламыйдыр. “Авыр вакытларда килендәшем Нурфидә киңәшләре белән ярдәм итте. Бик рәхмәтлемен аңа”, – ди Чулпан ханым, ул көннәрне искә төшереп. 

2016 елда туган җиренә – Мөслимгә кайтырга туры килә аңа. 

– Монда миңа һәр сукмак, һәр тыкрык таныш. Кинәнеп йөзгән Ык, җиләк-җимеш җыеп йөргән әрәмә буйлары сагындырган. Мөслимнең табигате дә көч бирә бит аның. Читтә яшәгәндә, сагыну хисе бик көчле була икән. Ык буйлары төшләремә керә иде. Туган җиремдә һәрнәрсә кадерле! – ди Ч. Әхмәтшина. 

Кайткач, “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, бер елдан Мөслим лицеена укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп эшкә чакыралар үзен. 2021 елдан бик тә җаваплы вазифа йөкләнә аңа: Чулпан Таһир кызы шул ук мәктәптә директор булып эшли.

– Җиңел түгел. Һәр эшнең үз нечкәлекләре бар. Минем карашым буенча, бу вазифада хатын-кыз өчен кешеләрнең хәленә кереп, уртак тел табарга җайлырак булса, хуҗалык эшләрен алып бару авыррак. Бәхетемә, урынбасарларымнан уңдым. Миндә булмаган сыйфатлар аларда бар. Команда булып эшләгәч, барысына да ирешеп була. Әлбәттә, мәктәптә бөтен җаваплылык – директорда. Әмма мин үземне команданы әйдәп баручы буларак тоям. Командам көчле. Бердәм һәм бергә булганда, эш-ләү җиңелрәк. Шуның белән бу хезмәтемдә бәхетле дә, – ди ул. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 6 март саныннан укыгыз.

Фото – Чулпан Әхмәтшинаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев