Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйрәмнәр

Яңа Карамалы төзелүгә 100 ел тулуга багышланган Авыл көне узды

Бәйрәм сценарие авыл тарихын искә төшерү, хезмәт кешесен олылау, аларны яшь буынга үрнәк итү, милли уеннарда күңел ачу рәвешендә төзелгән иде. Чараны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рушат Солтанов һәм җырчы-тамада Гүзәл Рәхимуллина алып барды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова авыл халкына изге теләкләрен җиткерде. Ул авылның иң өлкән кешеләре – 93 яшен тутырган Җәннәт Зарипова һәм 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Рәхилә Рәхимованың иңнәренә ак шәл япты, иганәчелек хәрәкәтендә актив катнашкан Рәсим Шириевка, Алмаз Хөснетдиновка – район башлыгының Рәхмәт хатын, мәдәният йортында эшләп килүче “Яшь йөрәкләр” бию ансамбленә Мактау грамотасын тапшырды.

Бер гасырлык юбилей елында дүртенче балалары туган Жанна һәм Малик Вәлиевләр гаиләсе, ата-баба нигезен саклап гомер итүче, авылны яшәтүдә, аның данлы тарихын булдыруда өлеш керткән хезмәт ияләре – механизаторлар, терлекчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният, медицина хезмәткәрләре, авыл тарихында якты эз калдырган тагын бик күп хезмәт ияләре зурланды. 

Яңа Карамалы авылына нигез салган Гата Мәҗитовның балалары, туганнары, нәсел-ыруы мәйдан түрендә хөрмәтләнде. Галимә мәчете имам-хатыйбы Хисаметдин хәзрәт Габдрахманов, бүгенге көндә Түбән Камада гомер итүче Тәзкирә Низамова, озак еллар колхозны җитәкләгән Нәҗип Солтанов, “Яңа Карамалы” КФХ рәисе урынбасары булып эшләгән Ришат Гайсин, бухгалтер Рәзилә Камалова, “Яңа Карамалы” коллектив хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Вәҗетдинов, Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов, Әзһәр Галиев истәлекләре белән бүлеште, бүләкләр таратты.

Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашлары Илнур Якуповның чираттагы ялы бәйрәм көненә туры килүе зур куаныч булды. Илнур Якупов һәм Иске Карамалы авылыннан МХОдә катнашучы Юнир Гыйльметдинов, авыл тарихында икенче тапкыр урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Аделя Низамова (беренчесен Вәсилә Хәлиуллина алган) сәхнәдән авылдашларын сәламләде. Аделя әбисе белән мәйданны дер селкетеп татарча бию башкарды. 

Авыл халкы, күпләп җыелган бәйрәм кунаклары халык уеннарында катнашты, биеде, җырлады, күңел ачты. Авыл көнендә балалар өчен аттракционнар да бар иде. Теләгән кеше күләгәдә ял итә, тамак ялгап ала алды. Әйтергә кирәк, халык чын күңелдән бәйрәм итсен, ял итә алсын өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Чарага әзерлек эшләре бик күпкә алдан башланган. Моның өчен авылдашлар популяр мессенджерда махсус төркемгә тупланганнар, оештыру мәсьәләләрен бергәләп хәл иткәннәр. Уен мәйданчыгында саллы гына төзәтү, территорияне чистартү, чүп үләннәреннән арындыру да – күп көч сөрый торган хезмәтләр. Зур чараларның аерылгысыз атрибуты булган чүп савытлары булу вак тоелган мәсьләләрнең дә алдан уйлап эшләнүе хакында сөйли. 

Мәйдан янында үзенчәлекле күргәзмә эшләде. Әзһәр Галиев әби-бабайларыбыз эшләгән элекке авыл хуҗалыгы техникасын, балалар да күрсен дип, махсус әзерләп алып килгән. Анда бүген дә авыл хуҗалыгында кулланылучы тракторлар куелган. Барысы да хәрәкәттә. ГАЗ-63 йөк машинасы тарихның үзе булып мәйдан түрендә торды. Теләгән кешеләр аны йөртеп тә карый ала иде.

Авылның 100 еллыгы уңаеннан тарихи хатирәләр белән сугарылган китап чыгару – яңакарамалыларның изге максаты. Китап чыгару идеясен әтисе сугышта хәбәрсез югалган Сәрмәдия Солтанова күтәреп чыга, авыл тарихына кагылышлы бик күп мәгълүмат язып тапшыра. Ул үзе дә сәхнәдән авыл халыкына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Китап өчен материаллар әле һаман да туплана. Бәйрәм көнне дә истәлекләр, тарихи чыганаклар, документлар китерүчеләр күп булды. 

Авыл, район үзешчәннәре, “Яшь йөрәкләр”, “Тукай бизәкләре” бию коллективлары, махсус кунаклар Алинә һәм Азат Кәримовлар, Салават Хаков башкаруындагы матур җырлар, дәртле биюләр, уен коралларында көйләр башкару, гармунчылар чыгышы чарага үзгә бер ямь бирде. Караңгыга кадәр барган зур бәйрәм фейерверк белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев