Бүген районыбызда бәйрәм узды
Районыбыз укытучылары, тәрбиячеләре - мәгариф тармагында хезмәт куючы барлык хезмәткәрләр, мәгариф ветераннары өч бәйрәмне билгеләп үтәләр
Шуңа күрә дә “Кояшлы Ык”ны үзәк мәйданына җыелган кунаклар Өлкәннәр көнен, Укытучылар көнен, Тәрбиячеләр һәм балалар бакчаларында хезмәт куючылар көнен күтәренке кәеф белән, шатлыклы мизгелләрдә үткәрделәр.
Бәйрәм чарасы район мәгариф идарәсе коллективының театральләштерелгән тамашасы белән башланып китте. Мәгариф тармагы хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрикләргә район башлыгы Альберт Хуҗин да килде. Ул бәйрәм белән тәбрикләп, укытучыларга рәхмәт сүзләрен әйтте, яңа хезмәт җиңүләре һәм матур уңышлар теләде, бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина да, хезмәттәшләрен бәйрәм белән тәбрикләп, иң җылы теләкләрен җиткерде һәм бертөркем алдынгыларга РФ Мәгариф министрлыгының, район мәгариф идарәсенең һәм профсоюз бүлегенең бүләкләрен тапшырды.
Мәгариф тармагында 30, 40, 50 ел хезмәт куючы укытучылар да истәлекле бүләкләр кабул иттеләр. Бәйрәм чарасы “Салават” җыр театры баянчысы, Татарстанның атказанган артисты Илфат Шәехов башкаруындагы дәртле көйләр, яшь җырчылар Илгиз Мөхетдинов һәм Регина Рәшитоваларның җырлары белән дәвам итте.
Фәридә Гайнетдинова репортажы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев