Батырлар Сабантуйда мактала
Мөслим Сабан туе туганнарны, дусларны бер мәйданга җыйды.
Җәйне халык үзгә бер ашкыну белән көтеп ала, чөнки җәй – Сабантуйлар вакыты. Сабантуй туганнарны, дусларны, сабакташларны очраштыра. Шулай да күпчелек аны милли уеннары өчен көтеп ала. Ат чабышларын яки татарча көрәшне тамаша кылу өчен генә дә Сабантуйга килүчеләр бар.
Хуш киләсез, кунаклар!
Мөслимлеләр быел кунакларны Татар ихатасында ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Дәрәҗәле кунаклар арасында район кураторы, ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, күренекле якташларыбыз – шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, язучы Факил Сафин, “Чаллы икмәге” җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Сөләйманов, “Татсорт-
семовощ” оешмасы генераль директоры Харис Камалиев, галим, Россия гуманитар фәннәр академигы, ЮНЕСКОның халыкара мәдәният институты ректоры Энгель Таһиров, профессор, Россия һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Васил Гайфуллин, профессор ТР Мәгариф үсеше институты ректоры Рәис Шәйхелисламов бар иде. Күргәзмәдә мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче балалар ясаган роботлар, ярма яру күренеше, “Форпост” яшьләр берләшмәсенә йөрүче егет-кызларның автомат сүтеп җыюлары кунакларда зур кызыксыну уятты. Тойгелде авыл җирлеге уңганнары кунакларны – кайнар чәй һәм коймак, “Усыкай буйлары”, “Полер кас”, “Рябинушка”, “Черемушки” фольклор ансамбльләре милли ризыклар белән сыйлады.
– Туган ягым Сабан туена ел саен бик шатланып кайтам! Бу – халык бәйрәме, мин үземне шушы халыкның бер өлеше дип саныйм. Мөслимгә кайту, якташлар белән очрашу күңелемә шифа бирә. Уңган хезмәтчәннәрне олылау кебек матур традицияләр дәвам итсен! Мөслимдә Сабан туен югары әзерлек белән үткәрәләр. Районда яшәүче төрле милләт вәкилләре бердәм булып, нәтиҗәле хезмәт куя, барлык бәйрәмнәрне бергәләп үткәрә. Бүгенге Сабан туе да күпмилләтле Татарстанны гәүдәләндерә, – диде язучы Факил Сафин.
Татар ихатасыннан кунаклар үзәк мәйданга үтте.
Сабантуй ул – хезмәт туе, Шатлык һәм бәхет туе!
Үзешчәннәр һәм балалар катнашындагы театральләштерелгән тамаша бар мәйданны биләп алды. Театральләштерелгән күренештә бөек шагыйрь Г. Тукайны, аның шигырьләрен искә алдылар, бәйрәмнең тарихын бәян иттеләр, дуслык һәм бердәмлеккә мәдхия җырладылар. Бәйрәмнең тантаналы өлеше Коръән аятьләре белән башланды. Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин халыкны сәламләп, изге теләкләрен җиткерде. Игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга, Аллаһыга рәхмәтле булып, шөкер кылып яшәргә чакырды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәм котлавын җиткерде.
– Халкыбыз электән авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куйган, гомерен җиргә багышлаган. Бүгенге кыр батырлары әби-бабаларының гореф-гадәтләрен, матур эшләрен дәвам итәләр: иген үстерәләр, терлекчелек белән шөгыльләнәләр, өстәлләребез икмәкле, сый-нигъмәтле булсын өчен тырыш хезмәт куялар. Аграрийларыбыз, югары технологик алымнарга нигезләнеп, фәнни юнәлештә эшлиләр. Милли бәйрәмебездә барлык игенчеләргә, терлекчеләргә, кошчылык тармагында эшләүчеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм, сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар телим. Инвесторларга, фермерларга гади булмаган вәзгыятьтә, хезмәткәрләрен кайгыртып, авыл хуҗалыгын нәтиҗәле алып баруда күрсәткән ярдәмнәре өчен ихластан рәхмәт белдерәм, – диде ул.
Римма Афзалова фотолары
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 10 июнь саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев