Баланлы авылының Корбангали мәчетендә Корбан бәйрәме үтте
Алия һәм Илнур Гайсиннар гаиләсе авылдашлары өчен корбан чалдырып аш өстәле әзерләгән
6 июнь, Корбан бәйрәме көнне, Баланлы авылыннан Алия һәм Илнур Гайсиннар гаиләсе авылдашларыбыз өчен корбан чалдырып, Корбангали мәчетендә зур табыннар әзерләгән. Әлеге хакта безгә Баланлы авылы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова хәбәр итә.
"Хыял-максатлары тормышка ашсын иде хөрмәтле Гайсиннар гаиләсенең! Кечкенә кызларына сәләмәтләнергә насыйп булсын! Укыган догаларны, теләкләрне Аллаһым кабуллардан кылсын!" - дип яза ул безгә.
Фото - Фәния Хафизовадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев