Бәйрәм дәвам итә
Мөслимнең Г.Тукай исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар.
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йотында тәрбияләнүчеләр бәйрәм рухын әле бүген дә югалтмадылар. Алар каршында Мөслимнең Г.Тукай исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар. Балаларны җыр сәнгатенә өйрәтүче Энҗе Ибраһимова, педагог оештыручы Резеда Бухарова, мәктәп директоры киңәшчесе Алисә Хафизова җитәкчелегендә килгән талантлы балаларның һәр чыгышы өлкәннәр күңелен җилкендерде. Һәр ир-егет бәйрәм открыткасы да кабул итте.
Фотолар – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йоты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев