Бәйрәм белән!
Ел саен 5 октябрьдә укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләүләрен җиткерде
Анда мондый юллар бар: “Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары! Белем дөньясы серләрен ачарга, матурлыкны күрә белергә, мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз. Кадерле укытучыларыбыз! Гаиләләрегездә һәрчак иминлек, күңелләрегездә тынычлык, йөзләрегездә бәхет чаткылары булсын! Гүзәл бәйрәмегез уңаеннан сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр, күңел тынычлыгы телим. Бәйрәм белән сезне!”
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев