Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Баекта чана шудылар

Баек авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм узды. Анда Башкортстан Республикасыннан да кунаклар килде. Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде. Бәйрәмдә 300дән артык кеше катнашты.

Бәйрәмнең Баек авылында үткәрелүе гаҗәп түгел. Районыбызның бүгенге көндә исән-сау булган бердәнбер сугыш ветераны Салих Госманов Баек авылында яши. Ялгыз гомер кичерүче ветеранны Ватанны саклаучылар көне белән котлап, район башлыгы күчтәнәчләр тапшырды.
– Баектан Бөек Ватан сугышына 173 ир-егет киткән һәм нибары 71е генә туган якларына әйләнеп кайткан. Дөньялар – тыныч, күкләр аяз булсын! Әкияткә тиң мул тормышның кадерен белеп яшәгез! – диде Салих ага Госманов.
Район үзешчәннәре кунакларга концерт номерлары бүләк итте. Бакалы районы чик сакчылары командиры Сергей Токашов бәйрәм белән тәбрик итте. 
– Узган ел без биредә бик күңелле итеп Чик сакчылары көнен үткәрдек. Мөслим һәм Бакалы районнары чик сакчылары катнашында “Дуслык күпере” очрашуы уздырып, дуслык әләмен күтәрдек. Бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәбез. Мөслим районы халкын кунакчыл, юмарт һәм бик ярдәмчел булуы өчен яратабыз, – диде ул.
Чара ахырында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды. 
– Авылыбыз тарихында беренче мәртәбә Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур бәйрәм үтте. Авылдашыбыз Ирек Хәмәдишин инициативасы белән оештырылган бәйрәмне, матур традициягә әйләндереп, алдагы елларда да дәвам итәргә иде, – диде бәйрәмне алып баручы Ләйлә Баянова.
Бәйрәм уеннар белән үрелеп барды. Өлкәннәр аркан тартты, киез итек киеп йөгерде, өчәүләп чаңгыда шуды. Итек белән футбол уйнау ике җенес вәкилләренә дә бик ошады. Балалар өчен таудан шуу, җигүле атларда йөрү бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре булгандыр. Уенда катнашкан бер генә кеше дә бүләксез калмады. Чарада катнашучылар самовар чәе, тәм-томнар, шашлык белән сыйланды. 

Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев