Әмәкәйнең батыр егете
Мөслимлеләр Республика көнен зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәм күңелле, истәлекле вакыйгаларга бай булды
Әмәкәй авыл җирлеге күренекле шәхесләре белән данлыклы. Авылның илебез чикләрен саклауга зур өлеш керткән курку белмәс геройлары да бар. Җирлектән күп егетләр Әфган сугышында, Чечен Республикасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Махсус хәрби операциядә катнашучылар да аз түгел.
Гаяз Исмәгыйлев – Әфган сугышында катнашкан өч бертуганның берсе. Хөкүмәт карары нигезендә, әлеге сугышта бер гаиләдән берничә кешенең катнашуы ярамаса да, Флүрә һәм Фидаил Исмәгыйлевләрнең өч уллары да Әфганстанда хезмәт иткән. Филис, Фаяз һәм Гаяз Исмәгыйлевләр – өчесе дә сугыштан исән-сау әйләнеп кайтып, гаилә коралар. Ни кызганыч, Филис белән Фаяз вафат. Гаяз, үрнәк гаилә корып, Әмәкәй авылында матур гомер итә. Республика көнендә Әфган сугышы ветераны Гаяз Исмәгыйлев яшәгән йортка элмә такта куелды. Элмә тактаны ясату өчен Әмәкәй авылыннан Мияссәр Шәрипов финанс ярдәме күрсәткән.
– Адәм баласы барысына да өйрәнә. Тик сугышта иң якын кешегә әйләнгән хезмәттәшеңне, командирыңны, якташыңны югалтуга, аны соңгы йортына озатуга күнегеп булмый – иң авыры шул. Әфган һавасы, тау-ташлы юллары әле бүген дә төшләргә кереп уята, – ди Гаяз абый.
Гаяз Әфганстанда танк командиры булып хезмәт итә. Төрлесен күрә Әмәкәйнең тыйнак егете. Бәла-казасыз үткән юллар күңелен шатландырса, авыр бәрелешләр, хезмәттәшләрен югалту ачысы йөрәк итен ашый.
1986нчы елның 3 маенда Гаяз Исмәгыйлев туган авылына юл ала. Армиягә киткәнче хезмәт куйган “Правда” колхозында эшли башлый. Шул көннәрдә авылның почта бүлегенә эшкә бер кыз килә. Күзләре янып торучы ут борчасыдай Лилия авылның беренче егетләреннән берсе булган Гаязның күңелен яулый.
– Лилия тыйнаклыгы, сабырлыгы, шул ук вакытта шуклыгы белән дә үзенә каратты. Мин гомерем буе аңа рәхмәтле! Лилия белән дүрт дистә елга якын бергә гомер итәбез. Ул-кызыбызга гомер бүләк итеп, бүген инде әби-бабай булу бәхетенә куанып яшибез. Әниебез дә янәшәдә генә: исән-сау булсын, безне сөендереп озак еллар яшәсен әле әни, – ди Гаяз абый.
Лилия һәм Гаяз Исмәгыйлевләр әниләре Флүрә апаны хөрмәтләп, тәрбияләп яши. Төп йортка кайтучы барлык туганнар, апа-абыйларының балалары да, Лилия апалары һәм Гаяз абыйларында кунак булып, ял итеп, тәмле күчтәнәчләр алып китә.
Гаяз Исмәгыйлев сугышчан дусларын онытмый, алар белән аралашып яши. Һәр адымда ут ачарга көтеп торган дошман тозагыннан исән калып, Әфганстаннан исән-сау әйләнеп кайтуына сөенеп, тормышның кадерен белеп гомер итә, иҗтимагый эшләрдә актив катнаша. Тантаналы чарага Ижаудан Г.Исмәгыйлев хезмәт иткән рота командиры, “Кызыл йолдыз” ордены кавалеры, гвардия капитаны Габдулла Заһидуллин, Кукмара районында яшәүче хезмәттәшләре, икетуганнар Рәкыйп Гыйниятуллин һәм Расил Гатин, Теләче районыннан Әсгать Мөхәмәтшин Гаяз абыйның гади һәм ярдәмчел булуын билгеләп үттеләр.
– 40 ел күрешмәгәнбез! Әмма Әфганстанда үткән хезмәт юлы истә, хәтердә. Без Гаяз дустыбыз белән бик горурланабыз! Ул чын дус, гади һәм ярдәмчел хезмәттәш булды. Бер очрашкач, төне буе сөйләшеп, бергә хезмәт иткән егетләрне искә алып, кызык та, кызганыч та булган мизгелләрне барлаган идек. Озак еллар шулай үрнәк гаилә булып, авылдашларыгызны сөендереп яшәргә язсын! Флүрә апага да исәнлек-саулык телибез, – диде Гаяз абыйның хезмәттәшләре.
Г. Исмәгыйлев хәрби хезмәттә күрсәткән батырлыгы өчен Әфганстан Республикасы хөкүмәтенең “Рәхмәтле Әфган халкыннан” медале, СССР Югары Советы Президиумының грамотасы белән бүләкләнгән.
Элмә такта кую тантанасында батыр уллар үстергән Флүрә Исмәгыйлевага һәм Гаяз абыйның тормыш иптәше Лилиягә чәчәкләр тапшырылды. Әфган сугышы ветераннары исеменә актив булганнары өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 5 сентябрь санында укыгыз
Римма Афзалова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев