Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авылым уңганнары

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Һәр авылның күз өстендә каш булырлык гаиләләре бар. Яңа Сәет авылында гомер итүче Чулпан һәм Илшат Кәрамовлар – шундый уңган, тырыш гаиләләрең берсе

Чулпан һәм Илшат Кәрамовлар икесе дә – тиктормас, тырыш кешеләр. Мал-туарны да күпләп асрыйлар, умарталар да тоталар. Авыл җирлегендә мал асрау өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Яңа Сәет, Тат. Бүләр авыллары табигый көтүлекләргә, печәнлекләргә бик бай. Данлыклы “Урожай” колхозында 41 ел механизатор булып эшләгән Илшат абый кохозлар таралгач аптырап калмаган. “Шәхси ярдәмче хуҗалык” дәүләт программасына кереп, 2015 елда сыер торагы төзү өчен 100 мең сум субсидия алган.

– Табының сыйлы, тормышың бәрәкәтле булсын дисәң, тырышып эшләргә кирәк. Чулпан һәрвакыт терәгем, уң кулым булды. Бүген икебез дә лаеклы ялда, тик хөкүмәт эшендә булганда да бер минут та тик тормадык. Чулпан 32 ел хат ташучы булып хезмәт куйды, мин комбайнда эшләдем. Туып үскән җирдә бәхетебезне таптык, авыл тормышыннан тәм һәм ямь табып яшибез. Аллаһның биргәненә сөенеп, бер эштән дә курыкмыйча, булганына шөкер итеп гомер кичерәбез, – ди Илшат Кәрамов.

Тик дәүләт ярдәме белән генә ерак китеп булмый. Тырышлык, үҗәтлек кирәк! Шулай булмаса, терлек асрау мөмкинлегеннән күпләр файдаланыр иде. Малларның тораклары чиста. Терлекләрне яратып тәрбияләүләре әллә кайдан күзгә ташлана. Бозауны Чулпан апа бала караган кебек карый. Иркен, җылы абзарда 2 сыер, 2 кышлау үгезе һәм тагын 2 үгез асрыйлар. Кәрамовларның 25 гектар җирләре дә бар. Аның 17 гектарына икмәк утыртсалар, мәйданның калган өлешенә печән чәчәләр.

– Тормыш иптәшем артык тырыш, үҗәт! Булсын дип яши торган, балалар, оныклар дип җан атучы кеше ул! Бабасы Мәгъдан картны өлкән буын кешеләр: “Бәләкәй генә карт ут-өермә кебек: һәрнәрсәгә өлгерә. Авылга килгән артистлар гел Мәгъдан картларда куна”, – дип сөйли торган иде. Ярдәмчел, киң күңелле һәм бик юмарт кеше булган ул. Әлеге сыйфатлар оныгына – тормыш иптәшем Инсафка да күчкән, – ди Чулпан Кәрамова.

Илшат абый турында кулында ут уйната, диләр. Кечкенәдән техника җене кагылган егет, үскәч, кызыксынуларны, белемен эштә ныгыткан. Үз куллары белән тегермәннәр, утын яргыч ясаган. Илшат абыйның бабасы да көянтә, чана ясап, шуларны сатып гомер иткән. Илшат абыйның кул эшенә осталыгы ерак бабаларыннан ук килә.

– Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип белми әйтмәгәннәр. Ләкин хәзер авылларда тормыш башкачарак шул. Мал тотучылар елдан-ел кими. Безнең малларны бетерергә исәп юк. Сәламәтлек булганда, терлекләр асрарга иде әле. Малны үстерү бик кыйммәткә төшсә дә, үзең үстергән хәләл ризыкның тәме башка аның! Иртән торып, хуҗалыктагы малларны, кош-кортны барлап керү – үзенә күрә бер ял да, физик күнегү дә ул. Җәен печәнне, ашлыкны мулдан әзерләсәң, кышын малларны шуның белән тукландырасың. Иренмәскә генә кирәк! Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип, юкка әйтмиләр, – ди Илшат Кәрамов.

Кәрамовлар МТЗ-80, Т-40, Т-70 тракторларын, аларга кирәкле бөтен агрегатларны: чәчкечләрне, тырмаларны, печән чапкычларны һәм җыйгычларны үзендә булдырган гаилә башлыгы. Үз куллары, хәләл көче белән салып чыккан мәһабәт йортларындагы уңайлыклар да шәһәрнекеннән ким түгел. Алар көнендә генә булдырылмаган. Йорт төзегәндәге төсле, кирпечләп салынган, берәмтекләп җыелган, шуңа кадерле дә!

Лилия Шәймиева фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев