Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Умартачы өчен начар ел юк

Районыбызда танылган умартачылар бар, шуларның берсе – Бикмәч авылында яшәүче Николай Николаевны белмәгән кеше сирәктер. Әтисе – мәрхүм Николай аганың гына түгел, ә ерак бабаларының да эшен уңышлы дәвам итә ул.

Н. Николаевның ерактагы бабасын 1929 елда 120 баш умартасы булган өчен сөргенгә сөрәләр. Әтисе карт булу сәбәпле, аның урынына үзе теләп малае китә. Николаевлар нәселенең умартачылык белән шөгыльләнүенә 100 елдан артык, димәк.

Бикмәч авылы табигатьнең иң матур, серле, яшеллеккә бай урынында урнашкан. Авылга керү белән табигать әсир итә. Шушы халәттә Николаевлар ихатасына аяк бастык. Йорт хуҗасы, һәрвакыттагыча, бал кортлары янында иде. Бүген аның җиде дистәгә якын умартасы бар.

– Умартачылар: “Яхшы умартачы өчен начар ел юк”, – дияргә ярата. Кортлар ашыгып эшләгәнне, акча өчен генә йөргәнне яратмый. Алар чисталыкны, төгәллекне, тәрбияне һәм игътибарны үз итә, – ди нәсел шөгылен үз иткән Николай Николаев.

Умарталыкта, чыннан да, һәр җирдә тәртип күзгә ташлана. Умарта оялары урнашкан аланда да, умарта кирәк-яраклары сакланучы, бал аерта торган йортларда да чисталык һәм тәртип хөкем сөрә.

Николай урта рус токымлы кортларны үрчетә.

– Урта рус токымлы кортлар безнең як табигатенә яраклашкан, – ди Н.Николаев. – Алар төрле чирләргә чыдам, балны урманнан һәм күп җыярга яраталар. Ә Кавказдан кайткан кортлар авыруларга тиз бирешүчән була. Шуңа күрә безнең җирлектә урта рус токымлы кортларны үрчетү кулайрак.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 18 август санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев