Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Дүрт яшьтә токмач кискән

Дусай авылында яшәүче Әлифә Әһлетдинова яшь­ли кул эшләре белән шөгыльләнә. Әнисе, дәү әнисе, әнисенең сеңелләре дә кул эшләренә бик оста була. Гаиләдә бердәнбер бала булган Әлифә, иркәләнеп кенә үссә дә, эшкә дә нык була. Аркылы пычкы белән утынын да кисә, дүрт яшендә токмач кисәргә дә өйрәнә.

– 4 класста укыганда үземә беренче тапкыр бияләй бәйләдем, күлмәк тегеп кидем. Инәкәйдән күреп, бик тиз отып ала идем. Кул эшләренә оста­лыгым гомер дәвамында ярдәм итте. Авылдагы апаларга тегү машиналары да ремонтлап йөрдем. 10 классны тәмамлап, Ташкент якларына юл тоттым. Әнинең сеңлесе шунда булгач, башка тарафка барырга уйлама­дым да. Без яшь чакта авылдан төрткәләп чыгарып җибәрәләр иде бит. Бигрәк кызык замана­лар булган дип искә алам хәзер. Кемнең кая туганы бар, шунда чыгып киттек инде, – дип искә ала Әлифә апа.

Шәһәрдәге техникумнарның берсендә 6 ай бухгалтерлар кур­сында укый да почта бүлегенә эшкә урнаша кыз. Тормышка да шунда чыга. Үзәк Азиянең иң олы шәһәрендә 27 ел гомере аккан судай үтә дә китә. Дусай авылында ялгызы гомер итүче әнисе бик каты авырый баш­лагач, Әлифә туган якларына юл тота. Туган авылына кайт­кач, ындыр табагына эшкә керә, шуннан лаеклы ялга чыга.

– Гомерем туган җирләрне сагынып, җирсеп үтте. Әнкәйнең авыруы миңа кайтыр­га сәбәп кенә булды. Әтиемнең кендек каны тамган нигезгә кайттым дип сөенәм. Дусай авылы миңа аеруча кадерле. Ту­ган нигезем шушы авылда бул­ганга гына да түгел. Дәү әтием Әхмәтшакир үзенең өч улы – Канәфетдин, Хираҗетдин һәм Гыйләҗетдин белән Дусайга нигез салган. Быел авылыбыз­га төгәл 100 ел була. Нәселем мирасы – матурлыгына таң ка­лырлык гүзәл табигатьле авы­лым. Әби-бабамның гына түгел, әткәй-әнкәемнең дә бар эшкә дә кулы ятып торган, туку, аш-су, чигү-тегү осталары булган алар. Без бәләкәй чакта агачны чо­кып ясалган багана умарталар тоталар иде. Әткәйләр күпләп умарта тотучы буларак тирә- якта дан тотты. Хәзер дә Шакир умарталыгы дип йөртәләр әлеге урынны. Шакир чишмәсе дигән атама да дәү әтием исеме белән бәйле, – ди Әлифә апа.

Ул еш кына әбисен исенә төшерә: талку станогында киндер талкыганын, туку ста­ногында тукыганын, тәрәшле тарагы белән сүс тараганын... Бик иртә үсәргә туры килә аңа. Авылдаш кызларына ул тегеп биргән итәк-сарафаннарның исәбе-саны юк. Кулы эш белгәч, беркайда да югалып калмый Әлифә апа. Улы Илдар тугач та, барлык кием-салымны үзе тегә, үзе бәйли. Хәзерге кебек кибетләрдә муллык замана­сы булмагач, колготкига кадәр бәйләп кидертә әни кеше. Бүген дә тик утырмый Әлифә апа. Бөтен чараларда, спек­такль-концертларда катнаша, шигырьләр сөйли. Хәтеренә яшьләр дә көнләшерлек!

– Әлифә апа – авылыбызның иң актив кешеләренең берсе. Бер генә чара да аның катна­шыннан башка узмый. Берүзе генә гомер кичерсә дә, кайчан кермә, табыны әзер булыр. Кул эшләре белән һаман да яратып шөгыльләнә. Кул эшләреннән ясалган күргәзмәләреннән күңел җылысы сирпелә. Болар өстенә күпләп сарык, кәҗә дә асрый әле ул, – ди Дусай авы­лы мәдәният йорты директоры Миләүшә Шакирова.

Лилия Шәймиева.

Фото - Ә. Әһлетдинованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X