Дүрт яшьтә токмач кискән
Дусай авылында яшәүче Әлифә Әһлетдинова яшьли кул эшләре белән шөгыльләнә. Әнисе, дәү әнисе, әнисенең сеңелләре дә кул эшләренә бик оста була. Гаиләдә бердәнбер бала булган Әлифә, иркәләнеп кенә үссә дә, эшкә дә нык була. Аркылы пычкы белән утынын да кисә, дүрт яшендә токмач кисәргә дә өйрәнә.