Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада узган гасырның җитмешенче елларында булган вакыйгаларны барлыйбыз.

11 декабрь
Информация клубы
Район культура йорты каршындагы информация клубы тыңлаучыларына прокурор Ф.Кузьмин КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының “Эчүчелеккә һәм алкоголизмга каршы көрәш чараларын көчәйтү турында” карарының үтәлеше турында сөйләде. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Р.Газизов хәрәкәт куркынычсызлыгы таләпләрен аңлатты.


Уртак максат
Халык контролерлары редакция белән бергәләп рейдлар үткәрә. Ләкин барлык халык контролерлары да газета эшендә актив катнаша дип булмый. Үткән чаралар турында материалларны газетага урнаштыру аларның нәтиҗәлелеген күтәрер иде.
З.Хәбибуллин, район халык контроле комитеты председателе.


Күңелле яшибез
Торыш комсомол-яшьләр фермасы быел һәр сыердан 2800 кг сөт алырга, 3250 ц җитештерергә һәм 3100 ц дәүләткә сатарга булган иде. Билгеләнгәннәрне үтибез. Хәзер 1974 ел хисабына эшлибез. Быел буш сәгатьләрдә хуҗалыкка бер гектар бәрәңге, җиде гектар чөгендер алып бирдек. Клубта концерт-спектакльләр куябыз, кичәләр үткәрәбез. Зооукуларга, комсомол түгәрәкләрендәге укуларга йөрибез.
Илгизә Асылова, савымчы.  


Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев